Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Азыгы мул хуҗаның кышы кыска булыр

Бүген азык әзерләүнең кызган чоры. Терлекчелек тармагы өчен азык муллыгы яхшы сыйфатлы продукциягә нигез булып тора.

Районда 4257 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Район буенча кышлату чорына 16 мең тонна сенаж, 3100 тонна печән, 16 мең тонна силос, 3 мең тонна салам әзерләү бурычы куелган. Һәр шартлы терлеккә уртача 33 центнер азык берәмлеге туры киләчәк. Эшне нәтиҗәле оештыруда һава шартлары да хәлиткеч роль уйный.
Район буенча күпьеллык үлән – 4400 гектар, берьеллык үлән 1380 гектар мәйдан били. 933 гектарда силос өчен кукуруз чәчелгән.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев сүзләренә караганда, бүгенге көндә район аграрийларының төп көче сенаж салуга җәлеп ителгән. “Август-Мөслим” һәм “Туган як” агрофирмаларында эш темпы аеруча кызу темплар белән бара.
– Агрофирмаларда үлән культураларының күп булуы, кукуруз мәйданнарының артуы терлек азыгын җитәрлек күләмдә әзерләргә мөмкинлек бирәчәк, – ди Ренат Вәлиев.
Район буенча 5 мең тоннага якын сенаж салынган. Печән әзерләү дә бара. Әлегә 600 тонна печән әзерләнгән. “Туган як”, “Август-Мөслим” агрофирмаларының, “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгының әлеге җаваплы кампаниягә яхшы әзерлек белән килүләрен әйтергә кирәк. Алар үләнне чәчәккә бөреләнү фазасында (туклыклы матдәләргә иң бай чорда) уруга керешкәннәр.
“Август-Мөслим” агрофирмасына “Ягуар-950” сенаж-силос әзерләү комбайны кайткан. Үләнне, покостан алып, ваклап машинага төяүче агрегат җитештерүчәнлекне күпкә арттыра. Инвесторлар тарафыннан чапкыч, печән әйләндерү җайланмалары да яңартылган. “Туган як” агрофирмасында терлек азыгы әзерләүдә югары җитештерүчән 16 берәмлек техника эшкә җигелгән. Комбайннары төзек, урып-җыю кампаниясенә тулысы белән әзер. “Исламов” хуҗалыгында яңа чапкыч һәм үләнне пресслап җыю җайланмасы эшли башлаган.
“Хәмәдишин”, “Латыйпов”, “Кәлимуллин” крестьян-фермер хуҗалыклары да сенаж салуга керешергә тора. Терлек азыгы өчен алар нигездә печән һәм салам запасы туплый.
Яшел масса кайта башлаганчы сенаж траншеялары чистартылып, дезинфекцияләнеп куелырга тиеш. Сенаж салуның технологиясен төгәл үтәгән очракта әзер сенаж массасы туклыклылыгы буенча яшел массага якын була. Люцерна белән клевер катнаш яшел массаны уру иртәнге сәгатьләргә көйләнгән. Урылган үләннең дымлылыгы якынча 60 процентка җитү белән аны җыю, ваклау, сенаж базларына тыгызлап тутыру башлана. Сыйфатлы сенаж әзерләү билгеле таләпләр нигезендә башкарылырга тиеш. Хуҗалыкларда узган елгы сенаж запасы да бетмәгән әле. Аны, яшел масса белән болгатып, терлекләргә ашаталар. Бу көнлек савым күләменең тотрыклылыгын сакларга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев