Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Азнакайлылар сәхнә тотты

Концерт ачык һавада – район мәдәният йорты каршында узды. 

Коронавируска бәйле массакүләм чаралар үткәрү тыелгач, халык мәдәни чараларга сусаган бугай. Узган җомгада Актүбә инвалидлар җәмгыяте куйган концертка килүчеләр байтак иде. Концерт ачык һавада – район мәдәният йорты каршында узды. 
Җыр-биюләр белән үрелеп барган концерт бер тында үтте. Үзешчәннәр халык күңелен моңлы җырлары, дәртле биюләре белән генә түгел, гадилекләре белән дә яулады. Концертта Иске Карамалы үзешчәннәре дә чыгыш ясады. 
– Без кешеләргә ярдәм итә алуыбызга сөенәбез, – ди “Җырлы язмышлар” төркеме солисты, тумыштан сукыр Гүзәл Ильясова. – Мөмкинлекләрем чикле булса да, мин дә башкалар кебек үк ашарга пешерәм, бәйлим, уен коралларында уйныйм. Яшьрәк чакта шигырьләр дә яздым. Җырларга яратам. 
Актүбәнең инвалидлар җәмгыяте мөслимлеләргә концерт программасын беренче генә тапкыр тәкъдим итми. Мөслимдә узган мәдәни чараларда да катнашканнары бар. Мөслимне үз итүләре юкка түгел, Актүбә инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе – районыбызның Яңа Карамалы авылы кызы Ләйлә Кәрамова. “Җырлы язмышлар” төркемен оештыруына да быел – 8 ел. 
– Мөслимгә концерт белән 5-6 тапкыр килдек инде. Хәйрия чараларында да катнашабыз, якташларымны онытмыйм. Казанда, Әлмәттә каты режимлы төрмәләрдә дә концерт куябыз. Узган атнада Актанышта хәйрия концерты куйдык. Бүгенге концерттан кергән акча балаларны мәктәпкә әзерләргә ярдәм итәр өчен Мөслим мәгариф бүлегенә тапшырыла, – диде Ләйлә ханым. 
Актүбә инвалидлар җәмгыятенә исә төрле чаралар оештырырга Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм җирле эшмәкәрләр ярдәм итә икән. 
Концерт вакытында 7 мең сум акча җыелды. Шуның 2 меңе ике күпбалалы гаиләгә бүлеп бирелде. 5 мең сум акча “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында аз керемле, күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү өчен район мәгариф бүлегенә тапшырылды.

Римма Афзалова.

Айрат Фазылов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев