Мөслим-информ

Азнакай районында янган автомобильнең йөртүчесе үлгән

Машина тулысынча янып беткән.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанның Азнакай районында янган автомобильнең йөртүчеcе үлгән.

Кичә 23.30 сәгатьтә янгын сагының 101 номерына Азнакай районының Урманай авылында, Галиев урамында машина януы турында хәбәр иттеләр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Автомобиль тулысынча янып беткән. Янгын сүндерүчеләр машина салонында 33 яшьлек йөртүченең мәетен тапкан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: