Мөслим-информ

АЙСЫЛУ ЛЕРОН, ГҮЗӘЛЕМ, АЛСУ ФАЗЛЫЕВА: КИЛЕН КАЙНАНАСЫНА БУРЫЧЛЫМЫ?

Бу сорау һәр дәвердә каршылыклы фикерләр тудырган. "Әлбәттә, - дияр кайнаналар. - Без килен булган чакта, кайнаналарыбыздан иртәрәк торып, барлык эшләрне бетереп куя идек, самоварны кайнатырга куйгач кына, аларны уята идек".

"Хәзер тормышлар үзгәрде. Безнең кайнана белән торасы килми", - дияр замана киленнәренең күбесе. "Әти-әни малай үстергән икән, аңа үз тормышын корырга булышырга, фатир алып бирергә ярдәм итәргә тиеш", - диде миңа бер танышым. Ничек булып чыга инде бу: син тиеш тә, мин тиеш, ахыр чиктә кем тиеш соң?
Автор: Энҗе НОГМАНОВА. ИНТЕРТАТ.

"Үз алмаңны ятка биреп, кеше бәрәңгесе белән яшә инде", - дигән бер бием. Аңлатып китәм: алма була үз кызың, бәрәңге була килен. Үзем дә шул хәлдә булгач, күңелемдә сорау тугач, сорау бирдем биемгә: "Алма шулай тәмле булгач, нигә ятка бирергә?!" Тыңлап торды, җавап бирде, Җавабы булды зирәк: "Алма белән тамак туймый, бәрәңге көн дә кирәк", - диелә бер мәзәк шигырьдә.

Элекке елларга күз салсак, гаилә корган яшь пар 1-2 ел булса да әти-әни йортында яшәп алган. Ни өчен? Психологлар бу гадәтнең бик уңай булуын ассызыклый. Гаилә алып бару тәҗрибәсе булмаган яшь ир һәм хатынга үрнәк алырга әти белән әни бар. Теге яки бу мәсьәләне ничек чишәргә белми аптырыганда киңәшләшергә өлкәннәр бар. Бала тугач та кайнана беренче булышчы, ярдәмче була ала. Тик. Яшьлектә еш кына безгә аларның ярдәме кысылу кебек тоела, үзебез күп беләбез, аларның "искергән" карашлары безгә кирәк түгел дип уйлыйбыз.


Иранда яшәүче бер танышым, безнең илдә яшьләрнең ата-ана йортыннан тизрәк чыгып качарга ашыгуын күргәч, аптыраган иде. Аларда балалар тормыш коргач өйне зурайталар, икенче кат өстиләр икән. Яшьләр шунда яши. Өлкәннәр аскы катта. Балалар туа, гаилә ишәя. Бер зур гаилә булып бер түбә астында яшәвен дәвам итәләр. Бергәләп балалар үстерәләр, картлык көнендә әти-әниләрне тәрбиялиләр. Алмашка үсүче буын бу канунны күреп үскәч, әти-әни дә үзенең киләчәге өчен борчылмый. Бу якларда дини тәгълимәт тә көчле билгеле. Шуңа да өлкәннәр каршында үзләренең бурычларын аңлыйлар.

Бүгенге заман киленнәренә дә сүз бирик. "Сез кайнанагызга бурычлымы?" - дип сорадым алардан.

Гүзәлем, җырчы: "Әгәр сине ирең принцесса кебек кулында гына йөртә икән, димәк, аны патшабикә тәрбияләгән", - диләр. Минем дә тормышта шулай, Аллага шөкер. Шуңа да кайнанамны бик яратам, хөрмәт итәм. Миңа шундый яхшы ир үстереп биргәненә бурычлымын. Салават (җырчы Салават Миңнеханов - авт.) белән бергә яшәвебезгә бишенче ел, тьфү-тьфү бер талашкан булмады. Бер-беребезне аңлап яшәргә тырышабыз. Ял итәргә барганда да кайнанам белән барам. Тату яшәмәсәк, болай эшләр идем микән?"



Алинә, чәчтараш: "Ирнең әнисен сиңа яхшы малай үстереп биргәне өчен генә булса да хөрмәт итәргә кирәк. Ә иң зур хөрмәтем - аның безнең тормышка кысылмавы өчен".

Гөлназ, китапханәче: "Минем кайнана үзе 36 ел кайнана белән торган. Хәзер 7 ел мин - килене белән бергә яши. Миннән кала тагын 4 килене бар. Үземдә дә 2 малай үсә. Алдагы көн өчен нигезне яхшыны саласы килсә, мин һичшиксез үзең үрнәк күрсәтергә тиешсең дип саныйм. Балалар барысын да күреп тора бит. Килен кайнанага бурычлымы? Әлбәттә, бурычлы! Без, татарлар, кайнананы әни дибез. Әни кешегә бурычлы, рәхмәтле булмыйча буламы соң? Безгә тормыш итәргә ир үстереп биргән кешегә начар караш булырга мөмкин түгел. Төрле гаиләләр бар, минемчә, күпчелек очракта күп әйбер киленнән тора. Кайнана киленнең көзгедәге сурәте диләр, килешәм. Килен нинди караш күрсәтә, кайнана шундый була дигән сүз бу. Әни дип өзелеп торган киленгә начар булмыйлар".

Айсылу Лерон, "Татар радиосы" алып баручысы: " Мин кайнанамны яратам, әни дип эндәшәм. Килен булып килгәч тә, без алар белән 3 ел яшәдек. Кайнанам бик акыллы, зирәк, сабыр, тырыш кеше. Безгә һәрвакыт ярдәм итәргә ашкынып тора, бик зур рәхмәт аңа. Бәлки шундый кайнанабыз булгангадыр да, без 3 бала алып кайтырга җөрьәт иттек! Һәр ял көннәрендә без алар йортында: мунчалар кереп, тәмле ризыклар ашап кунак булабыз. Шундый кайнанага ничек бурычлы булмыйсың ди?! Аның яхшылыкларын мин бәяләп тә бетерә алмыйм. Үзем дә аның кебек була алсам иде."



Миләүшә, журналист: "Мин дин күзлегеннән җавап бирәм. Хатын-кызның бу hәм ахирәт тормышындагы бәхете аның иренә бәйле. Аллаһы Тәгаләгә ышана, биш вакыт намаз укый, Рамазанда ураза тота, узен тыелганнан саклый hәм иренең сүзеннән чыкмыйча яши икән, ул җәннәтнең теләсә кайсы ишегеннән керә алачак, - диелә хәдистә. Ә ир-ат өчен иң якын кеше булып аны тапкан, баккан анасы тора. Диндә әти-әнигә, бигрәк тә ана кешегә хөрмәт тиешлеге кат-кат ассызыклана. Пәйгамбәрләр, аларның сәхәбәләре ширек кылган әти-әниләренә дә йомшак һәм игътибарлы булганнар. Шуңа хатын-кыз ирен бәхетле итеп күрергә теләсә, ул моны кайнанасына карата ихтирамнан башка булдыра алмый. Сүз дә юк, бик авыр характерлы, улларына карата көнләүче кайнаналар аз түгел. Минемчә, мондый очракта килен йомшаклык, хәйлә, итагатьлек белән эш итсә, кайнанасына карата ихлас догада булса, иншәАллаһ, кайнанасы да аңа мөнәсәбәтен үзгәртер. Чөнки Раббыбызга кылынган доганың йөрәкләрне эретерлек, могҗиза булдырырлык көче бар аның!"

Филүзә, юрист: "Кем нинди төшенчә белән аңлата бит! Бер карасаң, беркем дә бурычлы тугел, килешенгән бурычлары булмаса. Икенче яктан - һәрберебез һәркемгә ямьле дөньяның бер элементы булган өчен бурычлы!"

Алсу Фазлыева, җырчы: "Кызык сорау, мондый сорау биргәннәре юк иде әле. Малайларын укыткан, тәрбияле итеп үстергән өчен без аларга рәхмәтле булырга тиеш инде, һичшиксез. Икенче яктан карасаң, минем әти-әниләр дә шулай ук газиз балаларын башка кешегә җибәргән бит. Димәк, ике як та бурычлы булырга тиеш инде".

Безнең максат, бу язма аша кемгәдер акыл сату, кемнедер мактау яки хурлау түгел. Бүгенге көн киленнәренең җавабын укып, бераз уйлану, фикерләү булдыру иде. Әлеге сорау һәркем өчен ачык кала. Аңа һәркем үз акылы, үз тәҗрибәсе белән җавап эзли. Ә сез ничек дип саныйсыз?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: