Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмле хашлама пешерәбез

Хашлама өчен зур казан кирәк. Казан төбенә телемләп туралган сарык ите салабыз. Кайберәүләр тизрәк пешсен өчен хашламага сарык ите урынына тавык ите дә сала.

Айрат Хаҗиевтан хашлама пешерү рецептын тәкъдим итәбез. – Табигать кочагына чыксак, хашлама пешерүне дуслар миңа йөкли. Үзем дә әлеге ризыкны бик яратып әзерлим. “Син пешергәне аеруча тәмле була!” – дип мактап та торгач, бар күңелеңне биреп әзерлисең.

Хашлама өчен зур казан кирәк. Казан төбенә телемләп туралган сарык ите салабыз. Кайберәүләр тизрәк пешсен өчен хашламага сарык ите урынына тавык ите дә сала. Алай итсәң дә була. Ит өстенә, чиратлаштырып, кызыл төстәге болгар борычы, кишер, суган, помидор түшәргә кирәк булачак. Бу бер катлам була, аның өстенә кабат шул тәртиптә ит һәм яшелчәләрне салып чыгабыз. Яшелчәләрне боҗралап турыйбыз. Тоз, түгәрәк кара борыч һәм аз гына су салып, утка куябыз. Суны күп салмагыз, яшелчәләрдән бүленеп чыккан су парында ит тәмлерәк һәм йомшаграк булып пешә. Хашламага бәрәңге салу-салмауны үзегез карагыз. Ничек итсәң дә, тәмле булачак. Ләкин мин аны аерым пешерергә тәкъдим итәм, чөнки бәрәңге хашламаның тәмен үзгәртә. Кәбестә салучылар да бар. Аны салатка тураган кебек нечкә итәргә кирәкми, ә яфракларын икегә генә бүлеп, иң өскә салып калдырырга кирәк. Хашламаны учак өстендә пешергәндә генә ул тәмле һәм сусыл булачак. Казаны булмаганнар хашламаны учак өстенә чиләк асып та пешерә ала. Чын ирләр ризыгы бу. Үзегез дә пешереп карагыз әле!

Ашыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш -су хашлама