Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айрат Фәррахов: Татарстанның дәүләт телләре турындагы законы РФ Конституциясенә туры килә

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстанның дәүләт телләре турындагы законы Россия Конституциясенә туры килә. РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында шундый фикер белдерде.

«Беренче карашка, мин федераль законнар һәм Татарстан кануннары арасында әлеге проблема (тел мәсьәләсе - Т-и иск.) буенча бернинди каршылыклар да күрмим», - дип билгеләп үтте Фәррахов.

Аның сүзләренчә, тел проблемасын судларда, шул исәптән Конституция судында тикшерү нәтиҗәләре каршылыклар булуның рәсми билгесе булып тора.

«Тел мәсьәләсе бер тапкыр каралды һәм Конституция суды Татарстан Республикасының телләр турындагы әлеге законын Россия Федерациясе Конституциясенә тулысынча туры килә дип тапты, биредә бернинди каршылыклар да юк», - дип искәртте Фәррахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев