Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айнур Җәлилов район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә бадминтон түгәрәге әле 4 ел элек кенә оешса да, спортның әлеге төре белән шөгыльләнүче егет-кызларның җиңүләре шактый. Шуларның иң саллысы Айнур Җәлиловның күптән түгел генә Самара шәһәрендә узган "Рождественский волан" Бөтенроссия юниорлар турнирында икенче урын алуы булгандыр.

Шул уңайдан кичә Айнурны һәм аның әти-әнисен район башлыгы кабул итте. Рамил Муллин Айнурга һәм Гүзәл апа белән Рөстәм абыйга Рәхмәт хатлары тапшырды. Әйтергә кирәк, Айнурның абыйсы Ленар да республика ярышларында җиңүләр яулаган бадминтончы. Ул бүген бадминтон буенча олимпия резервы мәктәбендә укый. Айнурга һәм аның тренеры Инсаф Хановка киләчәктә тагын да зуррак җиңүләр, районыбыз данын еракларга танытуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев