Мослим

Айлык акчалата түләүләр индексацияләнде

Быелның 1 апреленнән айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) күләме 5,5 процентка артты. ЕДВ күләме арту белән социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе дә арта.

ЕДВ күләме аңа хокукы булган гражданнарның һәр категориясе өчен закон белән билгеләнгән.

Социаль хезмәтләрнең тулы җыелмасының күләме 930 сум 12 тиен тәшкил итә, шул исәптән:

- кирәкле медикаментлар белән тәэмин итүгә - 716 сум 40 тиен;

- төп авыруларны профилактикалау өчен санаторий-курорт дәвалануына юлламаларга - 110 сум 83 тиен;

- шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бушлай бару һәм кайту - 102 сум 89 тиен.

Хәзерге вакытта безнең районда айлык акчалата түләүләрне (ЕДВ) 2299 кеше ала. ЕДВның уртача күләме 1 апрельдән 1815 сум 03 тиен тәшкил итә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: