Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

АЙГӨЛ МИЛЬШТЕЙН: ӘЛЛӘ УЛ АШЫКТЫ, ӘЛЛӘ МИН СОҢГА КАЛДЫМ...

Мәскәүдә яшәүче актриса Айгөл Мильштейн Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдиновтан җыр алган, дөресрәге Зөфәр әфәнде Айгөлгә аны бүләк иткән. Айгөл бу җырны шулай ук Мәскәүдә яшәүче танылган артист белән җырлаячак.

"Зөфәр абый Хәйретдинов миңа җыр бүләк итте. Яратам да инде үзен! Бу минем өчен иң зур бүләкләрнең берсе. Рәхмәт! Җырлыйсы гына калды", - дип язган иде берничә көн элек Айгөл интернетта. Ул бу җырны "Премьер-министр" төркеме җырчысы, татар егете Марат Чанышев белән башкара. Бервакыт сөйләшкәндә, Айгөл Марат белән дуэт җырларга хыяллануын әйткән иде. Күрәсең, хыялы тормышка ашкан.



"Бу дуэтка ничә еллар буе әзерләнүебезне белсәгез! Әле җае чыкмый, әле вакыт юк, әле җыры туры килми... Ләкин без - актерларда шундый сүз бар: "Сиңа язган роль сине үзе эзләп табачак!" Безне Марат белән җыр үзе эзләп тапты. "Соңгы бүләк" исемле җырны Зөфәр Хәйретдинов бүләк итте. Бу җыр азмы-күпме дәрәҗәдә барыбызга да кагыла. Язмыш аерган, яисә сөйгән яры ташлап киткән авыр вакытлар һәркайсыбызның тормышында булгандыр. Бу җыр миңа бик якын, чөнки күптән түгел ул хәлләр үз башымнан үтте. Якын кешең мизгел эчендә чит-ят кешегә әверелә... Әмма мин аның якын кешесе була алмадым... Әллә ул ашыкты, әллә мин соңга калдым... Безнең җыр һәркемнең йөрәгенә үтеп керер дип өметләнәм. Тиздән аны дөньяга чыгарачакбыз", - диде Айгөл Мильштейн.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X