Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айгөл Хәйруллина: Чын КВН исе килә башлады

Шаяннар һәм тапкырлар командалары чыгышлары мәдәният учакларын җанландырып җибәрде. Зоналарда узган уеннарда җиңгән командалар узган атнада район мәдәният йортында финалда очрашты.

Рус Шуган авыл җирлегенең "Бригада" командасы, Баланлыдан "Текә борычлар", Иске Карамалыдан "Әшәке малайлар", Исәнсефтән "Шундыйлар", Вәрәшбаштан "Кәҗәкәйләр" командалары яхшы уен күрсәтте. Нәтиҗәдә "Шундыйлар" - беренче, "Кәҗәкәйләр" - икенче, "Әшәке малайлар" өченче урынга лаек булды. Җиңүче командалар район мәдәният бүлегенең дипломына һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Финалда катнашкан калган командаларга кинотеатрга сертификат тапшырылды.

Узган еллар белән чагыштырып, гади генә әйткәндә, чын КВН исе килә башлады. Тема ачылган. Командалар елдан-ел яшәрә. Авылдашларына ярдәмгә студентлар килә. Җанатарлар командаларга көч биреп тора. Костюмнар уйланылган. Тамашачы да канәгать калды. Булдыралар яшьләр, афәрин!

Айгөл Хәйруллина, З. Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты директоры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев