Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айдинов варислары без!

ТР эчке эшләр министры генерал-майор Артем Хохорин приказы нигезендә, республиканың "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау яшьләр берләшмәләре хезмәткәрләре арасыннан иң актив яшьләргә Артем Айдинов исемендәге премия бирү каралган иде. Безнең районнан әлеге зур бүләккә Альбина Шәрифуллина (рәсемдә) лаек булды. Укудагы зур уңышлары, күпсанлы республикакүләм конкурсларда җиңгәне, хәрби-патриотик спорт төрләре буенча алдынгы...

Гомумән алганда, "Форпост"та 300дән артык кеше исәпләнә. 2012 елда бу сан 240 гына тәшкил итә иде. Район буенча җәмәгать тәртибен саклау белән шөгыльләнүче 19 мәктәп һәм 1 студент берләшмәсе эшли. Аларда 14 яшьтән алып, 30 яшькә кадәрге 310 кеше шөгыльләнә. 2015 ел ахырына форпостлылар саны 400 гә җитәр, дип фаразлана.

Төп эшчәнлегебез - яшьләрне җәмәгать тормышында активлык эшчәнлеккә чакыру. Шул ук вакытта "Форпост" туган ягының чын патриотларын тәрбияли. План нигезендә алып барылучы шөгыльләр, хәрби-патриотик тәрбия дәресләре нәтиҗәсендә, безнең егет-кызлар 2012 елдан алып, "Вперед, юнармейцы!" республика уеннарында беренчелекне бирми. Быел да без әлеге республика ярышларының финалисты булдык.

Моннан тыш, "Форпост" яшьләр берләшмәләре һәрдаим кул көрәше, самбо спорт төрләре буенча мастер-класслар күрсәтә. Әлеге спорт төре үзенчәлекләре белән атнага ике тапкыр Татарстан чемпионы Динар Зарипов таныштыра. "Өмет" дип исемләнгән волонтерлык төркеме эшли, футболчыларыбыз бар. "Иске әйберләргә - икенче тормыш" хәйрия акцияләрендә дә актив катнашабыз. Кыскасы, "Форпост"ка йөргән бала бар яклап та камил булып формалаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев