Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айдар Фәхразыев – иң актив участок инспекторы

Участок инспекторлары - полициянең иң зур санлы отряды. Участок инспекторлары хезмәтенең барлыкка килү көне булып 1923 елның 17 ноябре санала. Ә һөнәри бәйрәмнәрен алар 2002 елдан билгеләп үтә башладылар.

Участок инспекторлары җәмәгать тәртибен, кешеләр иминлеген саклауда үзләреннән лаеклы өлеш кертә. ТР Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегендә барлыгы 8 участок инспекторы эшли. Араларында иң активы - Айдар Фәхразыев. Айдар бу хезмәттә инде унөченче елын хезмәт куя.

- Айдар эчке эшләр бүлегенә 2005 елда килгән иде. Аграр университетын тәмамлауга карамастан, ул язмышын эчке эшләр органнары белән бәйләде. Тырыш хезмәте өчен 2011 елда "Иң яхшы участок инспекторы" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Участок инспекторлары халык иминлеге сагында уяу тора. Аларның хезмәте авыр да, җаваплы да, тынгысыз да. Халык бит безгә нәкъ менә участок инспекторларының эшеннән чыгып бәя бирә, - бүлек начальнигы Наил Бәдретдинов.

Әйе, участок инспекторларының эше гаять катлаулы. Халык белән тыгыз элемтәдә булу гына түгел, урамнарда һәм җәмәгать урыннарында тәртип булдыруда халык фикерен өйрәнүләре дә зур роль уйный. Айдар балигъ булмаганнар эше буенча инспектор вазыйфасын да башкара. Яшүсмерләрне кыек юлга кереп китүдән саклауда, вакытында кисәтү чаралары күрүдә аның роле зур.

- Кайберәүләр участок инспекторларының эше бик җиңел, дип уйлый. Бу бер дә алай түгел. Элек хөкем ителгәннәр, катлаулы гаиләләр, җинаять кылулары мөмкин булган кешеләр белән тиешле дәрәҗәдә профилактика эше алып бару - безнең хезмәтнең төп юнәлеше. Без кешеләр өчен укытучы да, психолог та, кирәк икән - иң якын сердәше дә булырга тиеш, - ди Айдар.

Участок инспекторлары үзләренә беркетелгән җирлекләрдә авыр җинаятьләрне булдырмау һәм аларны вакытында кисәтү өстендә дә эшли. Бигрәк тә исерткеч эчемлекләр белән мавыгучыларны күз уңыннан ычкындырмый. Бу бик мөһим. Чөнки күпчелек җинаятьләр эчкән хәлдә кылына.

- Ачылган җинаятьләрне ачу һәм профилактика алып бару буенча Айдар Фәхразыев нәтиҗәле эшләүчеләрдән санала. Ул халыкка якын булуы белән дә хөрмәткә лаек инспектор, - диләр Айдар турында хезмәттәшләре.

- Гомумән, участок инспекторларының һәрберсе турында мактап язырга булыр иде. Аларның һәрберсе хезмәтләрен фидакарьлек белән башкара. Вячеслав Ильясов, мисал өчен, тау кадәрле эш эшләсә дә, тыйнаклыгы белән аерылып тора. Җәмәгать тәртибен саклауга үзеннән лаеклы өлеш керткәне, оператив эшчәнлеге һәм совет милициясенең 100 еллыгы уңаеннан ул район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, - ди Наил Бәдретдинов.

Участок инспекторларына эшләр өчен бөтен шартлар да, мөмкинлекләр дә тудырылган. Аларның һәрберсенә машина беркетелгән. Участковыйлар, административ беркетмәләр төзү, җинаятьләрне ачу һәм тикшерү белән бергә, мөрәҗәгать-гаризалар белән дә эшли, бәйрәмнәрдә һәм төрле чаралар барышында тәртип саклый, төрле рейдларда катнаша. Участок инспекторы булып теләсә кем эшли дә алмый. Моның өчен югары белемле, физик һәм психик яктан сәламәт булу кирәк. Сабырлык һәм югалып калмау кебек сыйфатларга ия булган хезмәткәрләрне - участок инспекторларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Эшегездә яңадан-яңа уңышлар телибез!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X