Мөслим-информ

Аяклы тарих

– Быел, Алла боерса, 93 яшь тула үземә. Ходайның рәхмәте, шул дәвердә алты буын кеше белән яшәдем. Бабаларымның бабаларына кадәр беләм. Кәефем яхшы, хәтерем әйбәт, – дип каршы алды безне Олы Чакмакның 93 яшьлек әбисе Фәридә Гыйльманова.

Фәридә апаны авылның аяклы энциклопедиясе дип йөртәләр. Аның белмәгән әйберсе юк бугай. 50 яшен узганнар да, “ах-вах” килеп, баш төртер урын эзләгәндә, 100 яшькә якынлашкан апабыз, атлап түгел, чабып йөри. 
Бер елны да яшелчә утыртмыйча калмый үзе.
– Бөтен төр яшелчәне утырта Фәридә апа. Бакчасында без белмәгән әллә нинди җиләк-җимешләр, виноград, карбызга кадәр үсә. Каян шулкадәр энергия, көч-куәт аладыр?! Күзләр генә тимәсен! Берәр нәрсә кирәк булса, аңа барабыз. Чөнки бөтен әйберне хәтерли, үзенең җиде буынын гына түгел, авылдагы яшенең-картының нәсел агачын төзеп бирерлек, – ди Олы Чакмак авыл җирлеге башлыгы Илнур Габидуллин.
Мәктәптән – заводка
Фәридә апа 13 яшендә ятим кала. Әтисе сугышка киткән җиреннән әйләнеп кайтмый. Икенче группа инвалид әнисе һәм тома сукыр әбисе белән торып калган кызчык өй-хуҗалык эшләренә бик иртә тотына. Ачлык еллары аларның гаиләсенең дә ишеген шакый. Бер уч арыш өчен әнисен сигез елга хөкем итәләр. Өйне җылытыр өчен Фәридә күрше Егорьевка авылына эшкә керә. Тирес басып, аны калыпка салып, балчык кушып, кышка ягулык әзерли. 7 класс укучысын Казанның хәрби заводына җибәрәләр.
– Син бәләкәй әле, ятим, дип тормадылар, тоттылар да озаттылар. Заманасы шундый иде бит аның. Дары заводында сугыш кирәк-ярагын әзерләдек. Противогазларның фильтр күмерен эшкәрттек, дары капчыкларын “сортировать” иттек. Сугыш бетеп, өч ел үткәч кенә кайттык. Аннары гел колхозда төрле эштә эшләдем, озак еллар бозау карадым, – дип искә ала Фәридә апа.
“Барам дигәч, барам!”
Әтисе сугышта ятып калгач, каралты-кура әкренләп тарала-җимерелә башлый. Салам түбәле, такта өйалдылы иске өйләренә карап-карап тора да бригадир Миннәхмәткә кереп китә Фәридә. Исәбе – Горькийга, торф чыгарырга китү. Бригадирның тырыш кызны бер дә җибәрәсе килми. Кырт кисеп, “Юк, беркая китмисең, Фәридә! Син – колхозга, колхоз сиңа кирәк!” – ди. Фәридәнең дә җавабы әзер!
– Барам дигәч, барам! Өй ишелергә тора әнә! Миңа йорт салып бирәсең әллә?! Барам да күп итеп акча алып кайтам. Бетте-китте!
Тәки үз сүзендә тора Фәридә. Горькийда яшь кызны дүрт  куллап кабул итәләр. Башта гади эшче булып эшли, аннары бригадир итеп куялар. Биредә дә, һәркем белән уртак тел табып, тырышып эшли райондашыбыз. 
Салам түбәдән – хан сараена
Алты елдан соң гына кайта Фәридә. Әнисе Һәдия сөенечтән елап ук җибәрә. Фәридә торфта эшләп алып кайткан, алты ел буена ашаудан кысып җыйган хәләл акчасына йорт салдыра. 
– Салам түбәле йорттан соң, ныклы бүрәнәләрдән салынган, калай түбәле йорт хан сараена тиң иде. Әнием бик сөенде. Ныклы нигезле йорт булды ул. Һаман да шунда яшим әле. Әниемә охшап озын гомерле булганмын. Ул 90 яшендә бакыйлыкка күчте. Әбием Нурифатыйма Ленин бабай белән бер елгы иде, 84 яшендә үлде. Шөкер, барыбызга да Ходай озын гомер бирде, – ди героем.
“Күршенекен дә укыйм!”
Ни кызганыч, Фәридә апага Ходай Тәгалә ана булу бәхетен бирмәгән. Ләкин авылның яше-карты өчен ул – әни дә, әби дә. Бөтен авылның алты буынын биш бармагы кебек белгән әбекәйгә нәсел агачын белешергә дип шактый кеше килә. 
– Үзем генә яшәргә өйрәндем инде, балам. Үземә генә рәхәт тә әле! – дип кеткелдәп көлә Фәридә апа. – Ике төрле генә даруым бар өйдә. Берсен йөрәк авыртканда эчәм, икенчесе белән аяк-бил сызлаганда сыланам. Биш төрле гәҗит алдырам. “Авыл утлары”н укымыйча торып, республикаларныкына кагылмыйм да. Мәхәббәт турында укырга бик яратам. Үземдә бетсә, күршенекен алып укыйм.
Хезмәт юлын туган колхозына багышлаган Фәридә апаның рәсеме Мактау тактасыннан төшмәгән. “Коммунистик хезмәт өчен көрәштә алган йөкләмәләрне уңышлы үтәгәне өчен” бирелгән Мактау кәгазе саргаеп бетсә дә, бик тә кадерле әйбер кебек саклый. “Безне шулай хөрмәтлиләр иде!” – ди, канәгать елмаеп. Фәридә апа кебекләр җир йөзендә бик сирәктер ул. Хәтерле булуы, җитезлеге белән генә түгел, җор теллелеге, эчкерсезлеге белән дә сокландыра ул. Ходай аңа озын гомер биргән. Сәламәтлеген дә жәлләмәсен иде!

Лилия Шәймиева

Автор фотосы
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: