Мөслим-информ

Авыз әдәпләре

Бөекләр сөйләшкәндә, сүзгә катнашмагыз.

 Үзләре эндәшмәгәндә, алар хозурында сөйләмәгез. Сөйләшкәндә артык акрын да, кычкырып та әйтмәгез. Бер сүзне күп мәртәбә кабатламагыз. Акыллы кешеләр мисалында аз һәм акрын сөйләгез. Башкаларга сөйләргә дә вакыт калдырыгыз. Сөйләүче барында тыңлагыз, тыңлаучы барында сөйләгез. Кешегә сүзен ахырына кадәр әйтеп бетерергә юл куегыз.

“Белмисең, ялган сөйлисең!” – диючегә каныгызны һич кыздырмагыз. Бәлки үз сүзегезнең хаклыгына инанган сурәттә дәлил китерегез. Ләкин ахмак кешегә җавап биреп тормагыз, яннарыннан китеп барыгыз. Аларга моннан да яхшырак җавап юктыр.

Ялган сөйләмәгез, сүз йөртмәгез, кеше сүзен арттырып күчермәгез. Үлемне ялган сөйләүдән артык күрегез. Дөрес сүзле хатыннар – иң хөрмәтле хатыннар.

Үзегезгә кирәкмәгән сүзләргә катнашмагыз. Ике кеше сөйләшкәндә, араларына кермәгез. Үзегезгә әманәт ителгән серләрне шәригать рөхсәтеннән башка фаш итмәгез.

 

Фото-Pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: