Мөслим-информ

Авыр булса да, түздек

Дөньяның ачысын-төчесен татып, күпме авырлыклар күреп тә, йөз аклыгын, күңел пакьлеген югалтмаган, зарлана белмәгән кешеләргә һәрвакыт сокланып яшим. Күзеннән яшь чыгарлык вакытта да, бөтен авырлыгын эченә йотып елмая белгән кешеләр бик сирәктер ул. Шундыйларның берсе – Фәһимә апа Кәримова Иске Карамалы авылында яши. Ак әбиебезгә 27 сентябрь көнне 100 яшь тулды!

Беренчеләрдән булып колхозга кердек 
Фәһимә апа – Актаныш районы Зөбәер авылы кызы. Мөкәррәмә һәм Мөхәммәткәрим гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә ул. Шуңа да кечкенәдән эне-сеңелләрен карарга, тормыш арбасына иртә җигелергә туры килә. Нибары өч класс белем белән кала кыз. Колхозлашу чорларын да бик яхшы хәтерли әле Фәһимә апа. 
– Әткәебез, иң беренчеләрдән булып, колхозга керде. Өйдәге сыер-сарыкларны, атны колхозга илтеп бирде. Әни белән икәүләп колхозда эшли башладылар. Үсә төшкәч, мин дә эшкә йөрдем. Авылга беренче трактор кайткан көн хәтергә нык уелып калган. Бөтен халык тракторны уратып алды, тотып-тотып карыйлар. Бу көнне авылда зур бәйрәм булды. 
Ул чорның кырыс җилләре бу гаиләгә дә кагыла. Мөхәммәткәрим, гаиләсен алып, Пермь өлкәсенең Краснокамск шәһәренә китеп төпләнә. 
Өч айга дип киткән идек 
Бөек Ватан сугышы башлану белән Березники шәһәренә эшкә җибәрергә кешеләр җыя башлыйлар. 22 яшен тутырып килүче Фәһимә дә, өч айга дип, Березники шәһәренә эшкә китә. Өч ай дигәннәре генә тугыз елга сузыла. 
– Анда кирпеч заводында эшләдем. Иртәдән алып кичкә кадәр тир түктек. Вагоннар килгәндә төнлә дә йокы эләкмәгән вакытлар күп булды, уникешәр чакрым җәяү йөри идек эшкә. Җәй көне кычыткан, юа, кузгалак ашы ашадык, ә кышын – өч-дүрт бөртек перловка салынган шулпа. Әмма беркем дә зарланмады. Һәр иртәне газета укудан башладык. Анда фронттагы хәлләр турында хәбәрләр бирелә иде. Безнекеләрнең кайда сугышуларын, нинди җиңүләр яулавын белеп тордык. Бер көнне балчыктан ясалган чүлмәкләрне бәрәңгегә алыштыру өчен иптәш кызым белән чыгып киттек. Көн буе диярлек йөреп, бер чиләк бәрәңге табып кайтып керсәк, барак кычкырышу, җырлау тавышларына күмелгән. Иптәшләребез сугыш бетүен хәбәр итте. Аларга кушылып, бер-беребезне кочаклап, елый-елый көлештек. Алып кайткан бәрәңгене пешереп ашадык. Ул көнне безгә чын бәйрәм булды, – ди Фәһимә апа дымланган күзләрен сөртеп. 
Гознак фабрикасында 
Кыз тугыз елдан соң гына, эшеннән көч-хәл белән документларын алып, әти-әнисе янына кайтып төшә. Краснокамск шәһәрендә урнашкан “Гознак” кәгазь фабрикасына эшкә урнаша. 
– Башта төзелештә эшләдем, ә аннан соң – цехта. Анда алганчы бик нык тикшерделәр, хәтта авылдагы туганнарга кадәр барладылар. Шуннан соң гына эшкә алдылар. Анда төрле кәгазьләр баса идек, тәңкәләр ясадык. 
Авыр хезмәт, ачлы-туклы яшәү эзсез узмый, әлбәттә, көннәрдән бер көнне Фәһимә апа авырый башлый: хәле бетә, ябыга. Мөхәммәткәрим абый түзми, кызын өйләренә алып кайтып китә. Нәкъ шул вакытларда аларга Иске Карамалы авылыннан Борһановлар гаиләсе кунакка килә. Алар Фәһимәгә авылга кайтырга, авыл һавасы суларга киңәш итәләр. Шулай итеп кыз Иске Карамалыга кайтып төшә. 
Туган авылыма әйләнде 
Авылда берникадәр ял иткәч, хәл кергәч, Фәһимә Иске Карамалы участок больницасының тудыру бүлегенә санитарка булып урнаша. 
– Ул вакытта акушерка Галия исемле хатын иде. Аның белән бик дус булып, аңлашып эшләдек. Көненә өчәр-дүртәр бала туа. Бәбиләгән кешегә җылы сүз, игътибар да бик кирәк бит. Шуңа күрә бала табучы хатыннарны көйләп, аларга бәбиләү белән кайнар чәйләр бирә идек. Әле бүген дә кайбер әниләр (хәзер инде әбиләр) хәл белешеп шалтыраталар, өйгә дә киләләр. – ди Фәһимә апа. 
Гомерлек ярын да биредә таба кыз. Шушы авыл егете Нурлыгаян га тормышка чыга. Ике кыз, бер ул үстерә алар. 
– Нурлыгаяным бик әйбәт, акыллы ир, балалар өчен үрнәк әти булды. Җитеш дөньяда яшәдек, әшәке сүз әйтүне, кул күтәрүне белмәде. Балаларны да бик яратты. Икебез дә эштә булдык. Каенанам Фәхерниса белән дә бик тату яшәдек. Без кайтуга балалар караулы, өй җылы, ашарга әзер булды. Бик акыллы хатын иде әнкәебез, – дип искә ала ул чорларны йөзьяшәр. 
Бүген Фәһимә апа улы Салават тәрбиясендә яши. Яраткан ире Нурлыгаянның вафатына да 19 ел үтеп киткән. 
– Әниебез – бик тыныч, сабыр һәм төгәл кеше. Аның беркайчан да кычкырып ачуланганы булмады. Үзе һәрвакыт чиста, пөхтә булгач, бездән дә шуны таләп итте. Шуңа күрә кечкенәдән үк җыештырырга, тәртип булдырырга тырыштык. Бүген дә ул куйган, таләп иткән тәртипләр нигезендә яшибез, – ди улы Салават. 
Йөз яшен тутырса да, күз тимәсен, һаман да хәрәкәттә әле Фәһимә апа. Салаваты җитешкәнче өен дә караштырып куя, тәмле итеп кайнатмалар ясый: “Хәрәкәттә – бәрәкәт, кызым, гомергә тик утырырга яратмадым”, – ди ул. Телевизор, газета аша бүгенге хәбәрләр белән танышып бара. Зәңгәр экраннардан рус телендәге тапшыруларны да бик яратып карый, “Мин бит гурыд кызы”, ди ул, шаяртып. 
Фәһимә апа белән очрашудан соң шактый вакыт үтсә дә, аның елмаюлы ачык йөзе, күңеленең пакьлеген үзенә сеңдергән ап-ак яулыгы күз алдымда. Булганына шөкерана итмичә, күп вакыт зарланырга сәбәп эзләүче буынга менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк! Нурлар чәчеп, елмаеп, шат күңел белән озак еллар бәхетле яшә әле, Фәһимә апа! Бер гасырлык олуг юбилеең белән сине! 
Фәридә Гайнетдинова.

Динар Нуретдинов фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: