Мөслим-информ

Авылым тарихы. Дусай

Дусай авылы Башкортостан Республикасы чигендә урнашкан. Район үзәге Мөслимнән көнчыгышка таба 35 км ераклыкта. 1920 елларда Теләнче (хәзер Октябрь) авылы кешеләре тарафыннан нигез салына. Нигез салынган көннәрдә ТАССРның Минзәлә кантоны Әмәкәй волосте составында була.

1930нчы елның 10 августыннан – Мөслим районы, 1963нче елның 1 февраленнән – Сарман, 1965нче елның 12 гыйнварыннан янәдән Мөслим районы составына керә. Бүгенге көндә Баек авыл җирлегенә карый. 
1931 елда авылда “Дусай” колхозы оештырыла. 1958 елда берләштерелгән “Урал” колхозы составына  керә. 1991 елда мөстәкыйль “Дусай” колхозы буларак бүленеп чыга, 1994 елда – “Дусай” коллектив предприятиесе. 
1960 елга кадәр авылда промартель эшли. Анда арба-чаналар, мунчала  ясыйлар.
Авыл халкы күпчелек игенчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. Дусайда 1976 елда яңа мәдәният йорты төзелә. Фельдшер-акушерлык пункты, мәчет эшли. Мәдәният йорты каршында “Умырзая” хореография коллективы (1997 ел), “Нур” театр коллективы (1997 ел), “Дусай буйкайлары” фольклор коллективы (2000 ел) эшли. 
Дусайда Дан орденының тулы кавалеры Бадыйк Салихов туган. 1946-1956 елларда ул “Урал” колхозы рәисе булып эшләгән. Авылда аңа бюст куелган, мәктәпкә аның исеме бирелгән. Герой авыл зиратында җирләнгән. 
1926 елда авылда 208 яши. 1938 елда 318 кеше исәпләнә. 1958 елда – 379 кеше, 1970 елда – 401, 1989 елда – 209, 2017 елда 186 кеше яши. Бүгенге көндә Дусай авылында 180 кеше яши дип исәпләнә, ФАП, клуб эшли.    
Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды. 

Сәхифәне Мөнирә Арсланова алып бара. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: