Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылымның сугыш чоры балалары

Сөякәй авылында гомер итүче Хакова Гөлҗәүһәр әби истәлекләреннән: «1938 елны Калинин районы Олы Имән авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килгәнмен.

Әтием Әхмәтвәли 1941 елны сугышка киткәч энем туды. Без бер йортта әни, әби-бабай, әткәйнең сеңлесе белән яшәдек. Әнкәй эштән кайтып кермәде, әби-бабай карамагында үстек. Сугыш белән илгә бик дәхшәтле, авыр еллар, ачлык килде. Икмәк бирмәделәр, 1942 елны серыбызны урлап ашадылар. Ит налогын түли алмагач, бердәнбер кәҗәбезне дә алып чыгып киттеләр. Черек бәрәңге юллый идек ашар өчен. Кычыткан, алабута – төп азык булды. Кукының сабагын ашый, ә чәчәгеннән аш пешерә идек. Мичкә ягарга тизәк җыеп, киттереп, кагып утын урынына әзерли идек. Кечкенәдән башак җыеп, икмәк бушатып йөрдек, ләкин ачка тилмердек. Әткәй сугышта хәбәрсез югалды. 1946 елны бабай да дөнья куйды. 8 класска барырга 150 тәңкә акча таба алмадык. Эшкә чыктым. 1954 елны Зәй урманына агач кисәргә җибәрделәр. Аннан пенсиягә чыкканчы фермада эшләдем. Эш стажым 41 ел! 1968 елны Сөякәй авылына килен булып төштем. Иптәшем Рәиснең дә атасы сугышта үлеп калган, 12 яшеннән ятим. Без 3 бала тәрбияләп үстердек. Баштан кичкәннәр куркыныч төш сыман... Без үткәннәрне Ходай дошманга да күрсәтмәсен! Дөньяларыбыз имин, күкләребез тыныч булсын! Хәзер тормышлар мул, шуңа шөкер итеп, кадерен белеп яшәгез, балалар!»

Айзилә Мөхәмәтҗанова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев