Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылым тарихы. Мөслим мәдрәсәсе

ХХ гасыр башында Мөслим авылында яшәгән Шакир Галимов истәлекләренннән аңлашылганча, авылның беренче уку йорты - мәдрәсә салам түбәле бәләкәй генә агач бинада урнашкан. Ул хәзерге вакытта Матбугат үзәге урнашкан урында булган.

Мөслим мулласы Миргаләү Мәкъсутов 1901 елда, мәдрәсә салуда ярдәм сорап, Казанга танышлары Галикәевләргә бара. Аларның акчалата ярдәме белән хәзерге Пушкин урамында таштан бер катлы 18 тәрәзәле бина салына. 1903 елда шәкертләр Гыймазетдин Хисмәтуллин һәм Нәсифулла Хәйруллин, арба белән берничә нарат үсентесе алып килеп, аларны мәдрәсә янына утырталар.

Ул чорда мәдрәсәдә дин гыйлемен генә өйрәнәләр. 1914 елдан яңача - җәдитчә укыта башлыйлар. Октябрь революциясеннән соң - 1918 елда дин дәресләре тыела, совет системасы буенча укыту башлана. Әлеге бинада башлангыч мәктәп ачыла. Мәктәптә укыган беренче пионерлар муллалар аларны мәдрәсә бинасыннан бик озак вакыт куганнарын искә алалар.

1930 елда, агачтан мәктәп салынгач, мәдрәсә бинасы төрмә буларак хезмәт итә. 1950-1960 нчы елларда монда типография урнаша. 1970-1990 нчы елларда һәнәр училищесының мастерское эшли. Аннан соңгы елларда суд приставлары хезмәтенә бирелә. Мөслимдә мәдрәсә төзелүгә 105 ел тулу уңаеннан эшмәкәр Розалия Габдрахманова әлеге бинаны төзекләндерүгә алына һәм ремонтланган мәдрәсәдә дини дәресләр укытыла башлый. 2016 елда монда заманча капиталь ремонт үткәрелә. Мөслим мәдрәсәсе республиканың мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән. Пушкин урамын ямьләп торучы бу йортта бүген дә мәдрәсә эшли.

Язмада туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре әзерләгән материаллар файдаланылды.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев