Мөслим-информ

Авылым тарихының бер бите

Бөек Ватан сугышы зур югалтулар алып килә, кыска гына арада олы территорияләр басып алына. Кешеләрне, матди байлыкларны ил түренә күчерү – эвакуация башлана.  1941 елның июлендә Ленинградның Фрунзе районындагы 25 санлы мәктәпне эвакуацияләү турында карар кабул ителә. Ата-аналар, безнең ил иң көчлесе, дошман тиз арада җиңеләчәк, дип чын күңелдән ышанып, балаларын җибәрәселәре килми. Кызганычка каршы, шәһәрдә калган балалар блокадада үлә. 

Эвакуациягә китүче балалар төркеме җитәкчесе итеп мәктәп директоры Берта Георгиевна Элинер билгеләнә, аның ире Ленин районыннан эвакуацияләнүче балалар өчен җаваплы була. Ике вагонга 237 баланы урнаштыралар. Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлардан алып (алар утыздан артык була) өлкән сыйныф укучыларына кадәр. Барысы да җәйге киемнән, чөнки ике айга гына китәбез, җәй ахырына дошманны җиңәчәкләр, дип уйлыйлар. Угличта туктагач, бомбалар астына эләгәләр. Аннан соң Кама елгасы буйлап баржада Молотов (хәзерге Пермь) шәһәренә китәләр. Ноябрь аенда Яр Чаллы тирәсендә транспорт туктый, чөнки елга ката. Биредә ачыгып, пычранып, бетләп беткән балаларны Мөслим районыннан килгән повозкалар каршы ала. 
Балаларны җиде авылга бүләләр. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр Олы Чакмакта кала. Күпчелеге, шул исәптән үзенең улы Эдик һәм кызы Роза белән директор Берта Элинер, улы Витя белән завуч Эспира Персова, башлангыч сыйныф укытучысы Людмила Данилова Рус Шуганга китә. Ике баласы белән теш табибы Ицкович та безнең авылга килә. 
1941 елның кышы бик суык була. Мичкә ягарга утын юк. Шуган авылы япан кыр уртасында, урман ерак. Ашарга такы-токы. Дөрес, дәүләт эвакуацияләнгәннәргә норма буенча азык-төлек, ипи бүлеп бирә. Ипине Дувалова Мария Ивановна пешергән. Бер урыс миче бөтен интернат өчен җитешә алмагач, ипине Мөслимнән китергәннәр. 1943 елда Ольгино авылындагы интернатны да Шуганга күчерәләр. Балалар саны тагы да арта. Колхоз бүлеп биргән җирдә бәрәңге, суган, борчак, кыяр үстерәләр. Ике сыер, ат, берничә сарык бәрәне, тавыклар асрыйлар. Иң авыры, әлбәттә, сугыш була.

Мәктәп музеенда сакланучы интернат директоры Берта Элинер истәлекләреннән: “Фронттан, Ленинградтан бик моңсу хатлар килә. Күпчелек балалаларның әниләре шәһәрне саклаганда үлгән. Бу турыда балага ничек әйтергә? Әтиләре фронтта вафат була. Ничек итеп балага Ленинградта аның инде беркеме дә юклыгын аңлатырга? Күпме яшь түгелде бу чорда? Без балалар белән бергә газап чиктек, бергә еладык, бу зур югалтуларны бергә кичердек. Аларга бөтен игътибарыбызны, күңел җылыбызны бирергә тырыштык. Җыелышларда роно мөдире Шаһиев безне үрнәк итеп куя иде. “Сугыш чорында ничек эшләргә икәнен Ленинград укытучыларыннан өйрәнергә кирәк, – ди ул”. Сугыш баруга карамастан, укытучылар дәресләргә ныклап әзерләнгән. Таләпләр бөтен кеше өчен дә бер төрле булган, югалту-кайгылар белән акланып булмаган. Бүген исә без ялкаулыгыбызны гаиләдәге, хуҗалыгыбыздагы кыенлыклар, баш авыртуы белән акларга омтылабыз... 

Интернатта башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән Тамара Васильевна Лесько сугыштан соң кием-салымны азык-төлеккә алыштырырга килә һәм Шуганнан әйләнеп кайтырга уйлый. Базарда аны тоткарлыйлар, спекулянт, дип хөкем итмәкче булалар. Әмма НКВД уполномоченные Топоров аны җибәрергә куша. 
– Сугыш чорында интернат коллективы үзләрен чын коммунистларча тотты. Бөтен яклап колхозга булыштылар, биш ел Ленинград балалары белән яшәделәр, – ди ул. 
1945 елда, Ленинград блокадасы өзелгәч, балаларга һәм хезмәт күрсәтүче персоналга туган шәһәрләренә кайтып китәргә рөхсәт итәләр. 1-4 сыйныф укучылары, әти-әниләре үлгән балалар Шуганда кала, интернат базасында балалар йорты оештырыла. Күпләр Ленинградка омтыла, әмма бары тик интернат хезмәткәрләре генә оешкан төстә китә ала.

 

Ленинградтан булып та, башкарма комитеттан хезмәт хакы алучыларга китәргә рөхсәт бирелми. 
Берта Элинер истәлекләреннән: “Минем теш табибы Ицковичны, аның улы Моняны бик тә алып китәсе килде. Ицкович интернат персоналына керми иде”. Элла Иосифовна Ицкович Шуганда табиблык пункты мөдире була. Септик ангина (кар астында кышлаган бөртек ашаудан барлыкка килүче авыру) эпидемиясе вакытында ул Казан табиблары белән бергәләп бик күпләрнең гомерен саклап кала. Ә менә шикәр чире белән авыручы үзенең биш яшьлек кызын коткара алмый – дару беткән була... 
Кышкы каникуллар вакытында Берта Элинерның улы Эдик һәм Моня Ицкович чаңгыларда Мөслимгә баралар. Кире юлда алар хезмәт хакына һәм ипигә киткән Берта Георгиевна белән кайтырга тиеш булалар. Төштән соң кар ява башлый, буран чыга. Чакмакка кадәр ару гына кайталар. Соңгы 3 километрны исә өч сәгать үтәләр. Караңгы, җил аяктан ега, суык, юл юк, юл читендәге билгеләр күренми. Атны да тугарырга туры килә (авылда ике ел яшәп, Эдик бу эшне бик яхшы өйрәнә). 
Берта Элинер истәлекләреннән: “Берта Георгиевна, сез юлны яхшы беләсезме?” – дип сорый Моня. Мин: “Әйе. Ат бездән яхшырак белә, ул алып кайтачак!” – дим. Моня исә: “Ә сез атның белүенә ышанасызмы?” – ди. Мин нишләптер ышана идем. Колак чыңлый, куллар өшеде, җил котыра һәм кинәт, мин инде аңымны югалтып барганда, эт өрүе ишетелде. Без авыл урамына килеп кергәнбез икән. Менә шундый вакыйгалар да булды”. 
Моня танылган галим, техник фәннәре кандидаты Эммануил Львович Ицковичка әверелде. Шуган мәктәбен “бик яхшы” билгеләренә генә тәмамлаган егет 1945 ел башында Ленинградка кайта. Ул танылган физик А. Ф. Йоффе декан булган политехник институтның физика-математика факультетына укырга керә. 1951 елда аны физик-электронщик белгечлеге буенча тәмамлап, цемент заводлары өчен җиһазлар конструкцияләүче махсус лабораториягә эшкә урнаша. Аспирантурада укый, 1958 елда кандидатлык диссертациясен яклый. Россия Фәннәр академиясе идарә проблемалары институты лабораториясе мөдире, профессор, техник фәннәр кандидаты Эммануил Ицкович сәнәгатьне автоматлаштыру теориясен һәм практикасын булдыру, үстерүнең бөтен стадияләрендә мөһим роль уйный. Ул “Газпром”, “Роснефть” һ. б. кебек эре ведомстволарның идарә системаларын автоматлаштыру проблемалары буенча төрле комиссияләрдә эшли. 
Без Эммануил Ицковичның безнең мәктәптә укуы белән горурланабыз. Авыр сугыш елларында биредә ул төгәл фәннәрдән генә түгел, гуманитар предметлардан да төпле белем алган (мәктәп музеен оештыручы Евдокия Григорьевна Соловьевага язган хатларында бер генә орфографик яисә пунктуацион хата тапмассыз). 
Эммануил Львовоич элеккечә җәяүләп эшкә йөри. Буш вакытларында сәяхәткә чыга. Театр, күргәзмәләрдә еш була. Туган шәһәренә еш кайта. Үсмер чагы, яшьлек еллары үткән Шуганга да килергә бик теләгән иде, ләкин барып чыкмады. Моңа, бәлки, сугыш чоры турындагы авыр хатирәләр комачаулагандыр. Без бит барыбыз да бәхетле минутларның кабатлануын телибез, ә авыр хатирәләрне искә төшерергә яратмыйбыз. 
Мәктәбебез тарихының тагын бер битен ябам. “Туган ягыбыз Россия тарихын һәм бөеклеген тудыручы тагын нинди шәхесләрне биргән?” дигән сорау әле һаман ачык кала. 
Фирдәвес Фәрхетдинов, 
Рус Шуган төп мәктәбе директоры. 
Рәсемдә: хәрби эш дәресеннән соң. Моня Ицкович – аста, уртада. 1944 ел. 
Фото – мәктәп музее архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: