Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылым тарихы. Югары Табын

“Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.

Югары Табын авылы Табын елгасы буенда урнашкан. Район үзәге Мөслимнән төньяк-көнбатышка таба 18 километр ераклыкта урнашкан. Авылга XVI гасырда нигез салынган. XVII-XIX гасырларда халкы башкорт-вотчинникларга кергән. Бу чорда авыл кешеләре башлыча игенчелек һәм терлек үрчетү, шулай ук умартачылык белән шөгыльләнгән. 
1870 елга булган мәгълүматлардан күренгәнчә, авылда мәчет эшләгән. 1913 елда мәчетләр инде икәү булган, мәктәп ачылган. Бу чорда авыл общинасының имана җире 2902 дисәтинә тәшкил иткән. 
1920 елга кадәр Югары Табын авылы Уфа губернасы Минзәлә өязе Нөркәй волосте составына керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантоны составында. 1930нчы елның 10 августыннан – Мөслим, 1963нче елның 1 февраленнән – Сарман, 1965нче елның 12 гыйнварыннан Мөслим районы составына керә. Югары Табын авылы Түбән Табын авыл җирлегенә карый. 
1930 елда авылда “Лена” колхозы оештырыла. 1958 елда ул берләштерелгән Вахитов исемендәге колхоз составына кертелә. 1980 елда авыл “Татарстан” колхозы буларак аерылып чыга. 1998 елдан – “Татарстан” коллектив предприятиесе. 2003 елдан – җаваплылыгы чикләнгән “Родной край – Туган як” агрофирмасы” җәмгыяте составында. Югарытабынлылар игенчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. Авылда төп мәктәп (1972 елдан, 1980 елда яңа бинасы төзелә), балалар бакчасы (1996 ел), мәдәният йорты, китапханә (1980 ел), фельдшер-акушерлык пункты, “Фәнис” мәчете (2004 ел) эшли. 
Мәдәният йорты каршында ”Ләйсән” фольклор ансамбле (2013 елдан), “Сердәш” хореография коллективы (2013 елдан), “Өмет” театр коллективы (2013 елдан) эшли. 
Чыганаклардан күренгәнчә, Югары Табын авылында 1858 елда 427 кеше исәпкә алынган. 1884 елда – 1364 кеше, 1920 елда – 1109 кеше, 1938 елда – 899 кеше яшәгән. 1949 елда халык саны 671не тәшкил иткән. 1989 елда 399 кеше булса, бүгенге көндә авылда 308 кеше яши. 
Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев