Мөслим-информ

Авылым тарихы. Яңа Карамалы

1925 елда Иске Карамалы авылында зур янгын була. Анда 50 хуҗалык зыян күрә. Бернәрсәсез калган кешеләр йорт салу өчен җир сорарга мәҗбүр була. Минзәлә кантоны үзәгенә вәкилләр җибәрелә. 336 җан өчен 537 гектар сөрүлек җир, 163 гектар болыннар һәм агачлыклар бүлеп бирелә.

Янгында зыян күрүчеләр чишмәләргә, уңдырышлы җирләргә бай урынга сөенә-сөенә күченәләр. Кыска арада агачларны төпләп, йортлар, абзар-кура төзиләр. Авылга Яңа Карамалы дип исем бирәләр. Әхмәтсадыйк, Әхмәтхан, Газиз, Гыйбадулла, Нуриәхмәт, Әһли, Хөснетдин, Гата, Габделгали, Гариф, Сирай, Миңнехан, Мәҗит, Шәйхелкәй, Талыйп һәм башкалар беренчеләрдән булып күченә. Күченү 1937 елга кадәр дәвам итә. Яңа Карамалыга Иске Карамалы авылыннан мулла Мирзагаян Исламовны чакыралар. Әмма, динне кысырыклау башлану сәбәпле, мулланы кулга алалар һәм авылдан сөрәләр. Сөргеннән соң ул туган ягына кайта. Үзенә карата булган мөнәсәбәтләргә түзә алмыйча, авылдан чыгып китә. Күпмедер вакыттан соң янә кайта һәм гомере ахырына кадәр диннән аерылмый.
1929 елда авылда “Кызыл Бүләк” колхозы төзелә. Гадбелгали Газизов – аның беренче рәисе, Гата Мөҗипов беренче хисапчысы була. Ат абзары, ашлык склады, төрле хуҗалык корылмалары, соңрак сыер, сарык абзарлары, дуңгыз торагы, кошчылык һәм куян фермалары төзелә. Уртак хуҗалыкка халык бик тиз ияләшә. Бер-берсе белән ярышып эшлиләр. Колхоз яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Авылның беренче комсомоллары Миңнехан, Хәдичә, Хәмит, Тимерхан, Бикә, Мөслимә, Муллаян, Баян, Гали, Шакир һәм башкалар сугышка кадәр хуҗалык рәисе булып эшли. “Кызыл Бүләк” колхозы районда алдынгылар сафында исәпләнә. Ерак басуларда ындыр табаклары төзелә. Урып-җыю чорында колхозчылар анда куна калып эшли.
1929 елда авылда беренче башлангыч мәктәп ачыла. Авыр җинаять өчен Магнитогорск шәһәренә сөрелгән Гата исемле кешенең зур гына йорты мәктәп бинасы буларак файдаланыла. 1970 елга кадәр мәктәп шушы бинада эшли. Яңа Сәфәр авылы кешесе Хәйдәр Исламов беренче укытучы була.
Яңа Карамалыда, районда беренчеләрдән булып, җил тегермәне төзелә. Аны Гариф исемле балта остасы белән Югары Яхшый авылы кешесе (исеме билгесез) сала.
Бөек Ватан сугышына Яңа Карамалыдан 65 кеше китә, шуларның 16сы гына туган авылына әйләнеп кайта. 49 кеше һәлак була яисә хәбәрсез югала.
1950 елларда, колхоз аякка баса алмау сәбәпле, “Кызыл Бүләк” “Дусай” колхозына кушыла. 1955 елда авылда янгын чыга һәм 17 хуҗалыкка зыян килә. “Дусай” колхозы рәисе Газизә Мөхтәрова мөмкин булган барысын да эшли һәм ел дәвамында янгыннан зыян күрүчеләргә йорт салып бирәләр.
Соңрак “Дусай” күмәк хуҗалыгын “Урал” колхозы белән кушалар. 1959 елда “Алга”, “Примерный пахарь” һәм “Урал” колхозлары берләшә. Әлеге зур хуҗалык составына 12 авыл керә. Хуҗалыкның рәисе итеп Мирза Гаттаров билгеләнә. Бу чорда колхоз югары күрсәткечләргә ирешә, мул уңыш ала. Идел буе регионнары арасында “Урал” колхозы икенче урынны яулый. Мирза Гаттаров Коммунистлар партиясенең ХХIV съезды делегаты итеп сайлана. 1959 елда колхоз рәисе Садыйков яңа клуб төзү өчен Баек калкулыгыннан таш чыгара. Бу ташларны клуб фундаментына салалар. 1960 елның язында клуб стеналарын өяләр. Кыр эшләре тәмамлангач, 1961 елның җәендә клубның түбәсен ябалар. Үз чоры өчен бу шактый олы бина була. Анда җыелышлар, концерт-спектакльләр үтә. Яңа Карамалыга хәтта Казан артистлары да килә. 1988 елда колхоз рәисе Нәҗип Солтанов җитәкчелегендә клубның эчен ремонтлыйлар.  
1995 елда колхоз икегә бүленә. Яңа Карамалы Куйбышев исемендәге колхоз составына керә. Яңа мәктәп һәм клуб төзелә. Яңа Карамалы мәктәбе районда алдынгылар санында исәпләнә. 1990-1991 елларда Яңа Карамалы авылы Куйбышев исемендәге колхоздан чыга. Хуҗалык рәисе булып Рафаэль Камалов эшли. Ул җитәкчелек иткән чорда авылда юллар салына, суүткәргеч кертелә, колхозга яңа техника кайта, колхозчылар өчен кирпеч йортлар төзелә, газ керә. Басуларның уңдырышлылыгы арта.Бүгенге көндә Яңа Карамалыда 152 кеше яши. Балалар бакчасы, медпункт, клуб, И. Хәмәдишинның кошчылык фермасы эшли. 
Сәхифәне Мөнирә Арсланова алып бара.

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: