Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылым тарихы. ЯҢА ЕГОРЬЕВКА

“Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.

Яңа Егорьевка авылына ХIХ гасырның 80нче еллар ахырында-90нчы еллар башында нигез салына. Бирегә халык Уфа һәм Самара губерналарының төрле авылларыннан, Миловка, Балтай, Левашово, Шунак (Уфа губернасы Минзәлә өязе), Шарлама (Самара губернасы Бөгелмә өязе) һ. б. авыллардан күченә. Күченгәч, авылдашлар йортларын бер урамда салырга тырыша, шуңа күрә урамнар да Миловка, Балтай, Левашовка һ. б. дип атала. Җир әзерләп, яңа йортлар салу күп көч таләп итә. Авылга җир төзүче килгәч: “Авылга нинди исем бирәбез?” – дип сорый. Бу көнне календарь буенча Егор көнен билгеләп үтәләр. Шул сәбәпле халык авылга Яңа Егорьевка дип исем бирергә килешә. 
Яңа Егорьевкада туган Растатурина Александра Федоровна истәлекләреннән: 
– Һәр гаиләгә ир-атлар саны буенча җир бирделәр. Бездә бары тик кызлар гына булу сәбәпле, әтигә генә җир кишәрлеге тиде. Әтием алпавыт Кукаринга ялланып эшли башлады. Байда авылның башка кешеләре дә эшләде. Мондый тәртип 1917 елга кадәр дәвам итте. 
Авыл үсә. Чиркәү салына. Ул 1931 елда янып бетә. Янгынның сәбәбе билгесез. Яңа Егорьевка халкы тырыш була, бер-берсенә ярдәмләшеп яши. Ул Баланлы һәм Олы Чакмак авыллары арасында урнашкан була. Авыллар үзара дус яши, Сабантуйларда катнашалар, революциядән соң үзләрендә дә үткәрә башлыйлар. Яңаегорьевкалылар Баланлы һәм Олы Чакмакка кибеткә йөри. Совет власте өчен көрәшүчеләр, гражданнар сугышында катнашучылар арасында яңаегорьевкалылар да була. 
ХХ гасыр башында шәхси йортта мәктәп ачыла. Пантяев В. И., Наталья Михайловна (авылдашлары фамилиясен хәтерләмиләр) мәктәпнең беренче укучылары була. 1936 елда мәктәп икекомплектлы итеп үзгәртелә. 
Крылова Н. Ф. хатирәләреннән: 
– Юллама буенча Яңа Егорьевка мәктәбенә 1936 елда килдем. Без дүрт укытучы идек: Половинкина А. Н., Сидякин Н. Е., Крылов П. М. һәм мин. Беренче-икенче сыйныфларны укыттым. Өч елдан соң мәктәп икекомплектлы булудан туктады. 1942 елда Крылов П. М. фронтка китте. Мин мәктәп мөдире идем. Комсомол эшен дә алып бардым. Комсомоллар белән колхозның барлык эшләрендә катнаштык. Урып-җыю чорында төнге сменада хатын-кызларны алыштырдык. Әйберләр җыеп, фронтка җибәрдек. Егорьевка башлангыч мәктәбеннән соң балалар укуларын Рус Шуган урта мәктәбендә дәвам итте. Яңадан күпләре югары уку йортларына керде. Алар – Иван Алексеев, Владимир Юмуков, Федор Растатурин, Вера Крылова, Надежда Муринова, Петр Долинин. Владимир Муринов, Геннадий Муринов, Михаил Долинин Совет Армиясе офицерлары булды. 
1930 елда “Красный путь” колхозы төзелә. Аның беренче рәисе Павел Воронцов нибары бер ел гына эшләп кала. Аннан соң Долинин Кирилл Игнатьевич рәислек итә. 
Архив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 1933 елда авылда 121 ихата, 85 эш аты, 3 эшчеләр бригадасы, мөгезле эре терлек һәм сарык фермалары була. Хуҗалыкта тимерчелек алачыгы эшли. Столярлык остаханәсендә тырма, көрәк, сәнәк, ат дирбияләре, рамнар һ. б. ясыйлар. Йон тетү машинасын атлар хәрәкәткә китерә. Җирле төзелеш материаллары – кызыл балчык, салам, агач киң кулланыла. 
1938 елда колхоз рәисе итеп Растатурин Иван Сергеевич сайлана. Уңыш мул була. Хезмәт көненә бик күп ашлык алалар. 1941 елда авыл советы рәисе булып Долинин Кирилл Игнатьевич эшли. Күпчелек ир-ат сугышка китә. Ул елны 1 гектардан 7,2-9,7 ц бодай, 11,65 ц солы, 4,8 ц тары, 10,7 ц кузаклы культуралар алына. Моннан тыш колхозда горчица, киндер, бәрәңге, кәбестә, кыяр, суган үстерәләр. Бодай тапшыру планы 1073 ц булып, 907 ц итеп үтәлә. 32,91 ц ит һәм 78,98 ц сөт, 153,6 ц йон тапшырып, дәүләт планнарын үтиләр. 
Ул чорда 1 печән чапкыч, 3 ургыч (жатка-самосброска), 3 лобогрейка, 52 ат сабаны, 3 культи, 30 тырма, 2 ат тырмасы, 1 триер (ашлык чистарткыч), 3 сортировка, 3 җилгәргеч, 3 салам турагыч була. 
Колхозчыларга бер хезмәт көненә 0,22 сум акча, 1,250 кг ашлык, 0,55 кг бәрәңге, 0,32 кг яшелчә, 3 кг салам бирелә. 1942нче елның 1 гыйнварына колхозда 30 ир-ат, 66 хатын-кыз, 27 яшүсмер эшли. Авылда 61 ихата исәпләнә. 
1942 елда колхоз дәүләткә 6416 сумлык ит, 739 ц ашлык, шуңа өстәп, Кызыл Армия фондына 77 ц ашлык тапшыра. 1944 елда 267 ц ашлык, 29,05 ц ит, 7764 ц сөт, 34 ц бәрәңге тапшыра. Колхозда Ленинград шәһәреннән эвакуацияләнгән кешеләр дә эшли. 
Башка җирдәге кебек үк биредә дә ашау, кием җитми, тоз һәм шырпы булмый. Әмма халык Җиңүне якынайту өчен һәр көн фидакарьләрчә хезмәт куя. 1944 елда септик ангинадан гаиләләре белән үлүчеләр дә була. Җиңү көне өмет алып килә. Ирләре фронттан кайткан гаиләләрдә күпмедер җиңелрәк була. Атлар бик аз кала. Алары да арык, эшли алмый. Сыерлар да җир сөрә. 1945 елда авылда 64 ихатада 240 кеше яши. 1946 ел да бик авыр килә. Планлаштырылган 8,6 ц урынына 1 гектардан нибары 2,88 ц уңыш алына. 1955 ел ахырына 73 йортта 153 кеше яши. Бу халыкның шәһәргә күпләп күченүе белән аңлатыла. Яшьләр ФЗӨ мәктәпләренә китеп, шәһәрләрне төзекләндерүдә катнаша. 60нчы елларда авыл әкренләп тарала. Югары уку йортларын тәмамлаган яшьләр шәһәрләрдә яшәп кала. Кайбер гаиләләр Рус Шуганга, башка авылларга күченә. Соңгы кешесе үлгәч, Яңа Егорьевка авылы да яшәүдән туктый. Бүген авыл зираты гына монда кайчандыр Яңа Егорьевка дигән авыл булуы, тормыш кайнап торуы турында сөйли. 
Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды. 
Сәхифәне Мөнирә АРСЛАНОВА алып бара. 
Фото – музей архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев