Мөслим-информ

АВЫЛЫМ ТАРИХЫ: Вәрәшбаш

“Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.

1929 елда Вәрәшбаш авылында “Динамо” күмәк хуҗалыгы оештырыла.
250 хуҗалык берләшә, барлдыгы 2500 гектар җирләре һәм 200 атлары була. Әмма дәүләтнең популяр булмаган политикасы нәтиҗәсәе буларак, 1930 елның мартында 238 хуҗалык колхоздан чыга. Күмәк хуҗалыкта 12 гаилә, 22 ат кала, дәүләт 120 га җир бүлеп бирә. Колхозчыларның күмәк тырышлыгы, һава шартларының уңай    торуы бер гектардан 13,5 центнер уңыш җыеп алырга мөмкинлек бирә. Ул елны һәр колхозчы 13 пот ашлык ала, шулай ук һәр кояш көненә берәр килограмм бөртек бирелә. Мондый хәлне күреп, башкалар да кабат колхозга керә. 1933 елга авылда аерым хуҗалык калмый. 
1934 елда колхозда дүрт – кырчылык, бер – төзелеш, бер яшелчәчәлек бригадасы исәпләнә, ат фермасы була. Нәселле атлар үстерү колхозга ел саен 70-80 мең табыш китерә. 
1938 елга мөгезле эре терлек, сарыкчылык, кошчылык фермалары, умарталык булдырыла. 
Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсендә колхоз зур бүләккә – ашлык сугу машинасына лаек була. 
Көнлек эш хакы хисабына уртача 6-9 килограмм ашлык бирелгән, моннан тыш хезмәт көне өчен 1 килограмм суган һәм 2 килограмм кәбестә тиеш булган. Фермалар соң оештырылу сәбәпле, ул елларда терлекчелек продукциясе бирелми. 
Колхоз дәүләткә продукция сату һәм төзелеш буенча алдынгы санала. 
1933-1934 елларда автомашиналар өчен гараж һәм нәселле атлар торагы салына. Шулай ук 2000 центнер бөртек сыйдырышлы амбар, өсте ябулы ындыр табагы, ремонт алачыгы һәм башка бик күп объектлар сафка баса. 
2 гектарда мәйданда – алма бакчасына, 5 гектарда яшелчә бакчаларына нигез салына. 
Колхозның беренче рәисе Габделкарый Ибраһимов була. Зиннәтулла Гобәйдуллин, Әмирҗан Нәсифуллин, Зыятдин Миңнеханов һәм Вәлимөхәммәт Әхмәтов төрле елларда ферма мөдире булып эшли. Фатыйх Закиров умарта карый. Әхмәдиша Дәүләтшин, Миңлебикә Гайфуллина, Бибиҗиһан Зарипова, Миргарифан Габдуллин һәм Хөснимәрдан Сәхәбетдинов беренче механизаторлар була. 
Хуҗалык елдан-ел үсә. 1950 елда аңа Ирекле авылы кушыла һәм бу хуҗалыкка “Электро” исеме бирелә. Колхозларны эреләндерү чорында, 1960 елда “Электро” Киров исемендәге колхозга кушыла. Бу чор Вәрәшбаш авылы өчен торгынлык еллары була. Киров исемендәге колхозның ерак бригадасыннан колхозчылар Мөслимгә, шәһәрләргә күченә. Әмма уңай яклар да була. Колхозларны эреләндерү иске биналарны ремонтлау, яңаларны төзү өчен мөмкинлек тудыра.
1990 нчы елларда, Советлар Союзы таркалган чорда, хуҗалык “Ярыш” күмәк предприятиесе дип атала. 2412 гектар җире була, шулардан 1895 гектар – сөрүлекләр, 189 гектар – болыннар, 40 гектар – агачлыклар, 4 гектар – сулыклар. Предприятие җитәкчелеге ел саен алышынып тора. Әмма авыр шартларга карамастан, “Ярыш” бирешми, куелган бурычларны вакытында үтәп бара. Кызганыч, еллар үтү белән техника таушала, хезмәт хакларын да айлар түгел, еллар буе тоткарлыйлар.  
2006 нчы елның 21 мартында хуҗалыкны җаваплылыгы чикләнгән “Вамин” җәмгыяте ала. Шул чордан ул “Урожай” агрофирмасының бер бүлекчәсе була. Төрле елларда бүлекчә белән Фәнил Гыйздуллин, Ринат Ганиев, Фәндүс Вагыйзов, Ришат Сәхауетдинов һәм башкалар идарә итә. 
Хәзерге вакытта Вәрәшбаш “Август” агрофирмасының бер бүлекчәсенә керә. Вәрәшбаш авыл җирлегендә  шәхси фермер хуҗалыклары бар. 

Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды. 
Сәхифәне Мөнирә Арсланова алып бара. 
Фото туган як музее архивыннан.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: