Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылым тарихы. Удобновка

“Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.

Удобновка авылы Мәллә елгасының уң кушылдыгында урнашкан. Мөслим авылыннан – 19 км ераклыкта. Удобновкага XIX гасырның беренче яртысында нигез салынган. Революциягә кадәр чыганакларда Удобная исеме белән искә алына. 1861 елга кадәр авыл халкы алпавыт крестьяннары категориясенә караган, төп шөгыльләре игенчелек һәм терлекчелек булган.1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда ике су тегермәне эшләгән. Егерменче гасыр башында земство карамагындагы мәктәп, азык-төлек кибете, май сыгу заводы, ярма яргыч, ашлык склады булган. Бу чорда авыл общинасының җир кишәрлеге 380 дисәтинә тәшкил иткән.
1920 елга кадәр Удобновка авылы Уфа губернасы Минзәлә өязе Яңа Шуган волостенә кергән. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантоны составында. 1930нчы елның 10 августыннан – Мөслим, 1963нче елның 1 февраленнән – Сарман, 1965нче елның 12 гыйнварыннан Мөслим районына керә. Хәзерге вакытта Михайловка авыл җирлегенә карый.
1858 елда Удобновкада 172 кеше яшәгән дигән мәгълүмат сакланган. 1906 елда – 315, 1938 елда – 194, 1949 елда 149 кеше исәпләнгән. Шуннан соң халык санының кимүе күзәтелә: 1979 ел – 44 кеше, 2002 – 2 кеше. 2010 елдан даими яшәүчеләр юк.
Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды.
Сәхифәне Мөнирә АРСЛАНОВА алып бара.
Фото – музей архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X