Мөслим-информ

Авылым тарихы. Түреш авылы

Түрешкә нигез Күбәк авылыннан күченүчеләр тарафыннан 1921 елда салына.

Беренчеләрдән булып Миргали Әюпов, Мирзашәех Әхмәтҗанов Хәсәнша Әхмәдишин, Галимулла Әюпов, Ялалетдин Камалов, Шәйгәрдан Әхмәтшин күченә. Ачлык елы дип тарихка кереп калган бу елларда аларга бик авырга туры килә. Әмма уртак тырышлык белән агачлар төпләнә, сөрүлек җирләр әзерләнә һәм йортлар салына. Шулай итеп Түреш елгасы буендагы иң ямьле урында яңа авыл барлыкка килә.
1924 елда рес-публиканың игенчелек халык комиссариаты тарафыннан Түреш авылына 610 гектар сөрүлек җир һәм 252 гектар урман бүлеп бирелә. Бу вакытта авылда 42 хуҗалыкта 188 кеше яши.
1925-1926 елларда авылда мәчет төзелә. 1930 елда ул бинада башлангыч мәктәп ачыла.
Җирлектә күмәк хуҗалык 1929 елда оештырыла. Галимулла Әюпов – колхозга нигез салучы һәм беренче колхозчы була.
Бөек Ватан сугышына Түреш авылыннан 51 кеше китә, шуларның 32се һәлак була.
Түреш авылы – язучы, шагыйрь һәм музыкант, Татарстанның атказанган укытучысы Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрь Харрас Әюпов, республиканың атказанган артисты Наил Әюпов һәм башка бик күп күренекле кешеләрне биргән төбәк. Бүгенге көндә Түреш авылында 37 кеше яши.
Язмарда туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре әзерләгән материаллар файдаланылды.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова алып бара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: