Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылым тарихы. Ташлыяр

“Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.

Ташлыяр – Мәллә елгасы буенда урнашкан авыл. Мөслимнән көньяк-көнбатышка таба 17 км ераклыкта. XVIII гасырның беренче яртысында эчке эшләр министры А. М. Горчаков биләмәләрендә нигез салынган. 1861 елга кадәр халкы башкорт-вотчинникларга һәм типтәрләргә бүленгән. Бу чорда авыл халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән, шулай ук балта осталыгы эше киң таралган булган. 1773-1775 еллардагы крестьян сугышында ташлыярлылар Е. И. Пугачев гаскәрендә була. 1870 елгы мәгълүматлардан күренгәнчә, авылда – мәчет, мәктәп, ХХ гасыр башында мәчет, мәдрәсә, мәктәп, су тегермәне, икмәк запасы кибете, өч бакалея кибете була. Бу чорда авыл общинасының имана җире 1824,3 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Александр-Карамалы волосте составында була. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоннарына керә. 1930нчы елның 10 августыннан – Мөслим, 1963нче елның 1 февраленнән – Сарман, 1965нче елның 12 гыйнварыннан Мөслим районы составында. Бүгенге көндә Тойгелде авыл җирлегенә керүче авыл.
1930 елда Ташлыярда “Марс” колхозы оеша. 1957 елда берләштерелгән “Мөслим” совхозына кертелә. Ә 1965 елда “Трудовик” колхозы составында аерылып чыга. 1972-2006 елларда әлеге колхоз тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы буларак эшли. 2016 елда авыл хуҗалыгы җирләрен җаваплылыгы чикләнгән “Намус” җәмгыяте эшкәртә башлый. Халкы умартачылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Ташлыярда башлангыч мәктәп 1922 елда ачыла, ул мәдрәсә бинасында урнаша. 1935 елда – җидееллык, 1962 елда сигезьеллык мәктәп (1984 елда яңа бина салына) эшли башлый. Соңрак урта мәктәпкә әйләнгән уку йорты бүген янә башлангыч кына булып калды.
Авылда сөт җыю пункты, балалар бакчасы (1984 ел), мәдәният йорты (1985 елда аның яңа бинасы төзелә), китапханә (1930 елда изба-читальня буларак ачыла), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1997 елдан) эшли. Мәдәният йорты каршында “Тамчылар” театр коллективы (1997 елдан), “Моңнар” вокаль ансамбле (1998 елдан), “Чишмә”  хореография коллективы (2012 елдан) үз эшчәнлекләрен алып бара.
1816нчы ел мәгълүматларыннан күренгәнчә, авылда ир-атлардан 142 кеше яшәгән. 1897 елда халык саны күрсәткече – 823кә, 1920 елда 986га җитә. Моннан соң халык саны гел кимүгә таба: 1970 елда – 730, 1989 елда – 479, 2002 елда – 437, 2017 елда – 364 кеше. Бүгенге көндә Ташлыяр авылында 377 кеше яши.
Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова алып бара.   
Фотолар – музей архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X