Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылым тарихы. Сикия

“Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.

Сикия авылы Мөслим авылыннан төньяк-көнчыгышка таба 42 км ераклыкта урнашкан. 1735 елдан билгеле. ХVIII гасыр–ХIХ гасырның беренче яртысында халкы башкорт-вотчинникларга һәм типтәрләргә бүленгән. Бу чорда алар игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнгән. 1870 ел мәгълүматларыннан күренгәнчә, авылда мәчет эшләгән (1936 елда манарасы киселә, бинасы клуб итеп үзгәртелә, 1966 елда сүтелә), 2 мәктәп (1837, 1859 еллар), су тегермәне эшли. ХХ гасыр башында авыл общинасының 2350,3 дисәтинә җире була. 
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Байсар волосте составында тора. 1930нчы елның 10 августыннан – Актаныш, 1935нче елның 10 февраленнән – Калинин, 1959нче елның 12 октябреннән – Мөслим, 1963нче елның 1 февраленнән – Сарман, 1965нче елның 12 гыйнварыннан Мөслим районына керә. Хәзерге вакытта – Үрәзмәт авыл җирлеге составында. 
1930 елда Сикиядә “Марс” колхозы төзелә (беренче рәисе – М. Латыйпов). 1958 елда хуҗалык, Ленин исемендәге колхоз белән берләшеп, К. Маркс исемендәге колхоз составына керә. 1991 елда “Таң” мөстәкыйль хуҗалыгы булып аерылып чыга. 1995 елдан “Таң” коллектив предприятиесе итеп үзгәртелә. 2000 елда “Үрәзмәт” коллектив предприятиесенә кушыла. Халык, нигездә, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. 
Авылда башлангыч мәктәп 1924 елда ачыла. 1950 елда ул җидееллыкка әйләнә (2000 елда яңа бинасы салына). 1960 елда мәктәп сигезьеллыкка әверелә, соңыннан янә башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә. 2017 елда авылда мәктәп ябыла. Авылда клуб эшли (1966 елда яңа бина салына, бүгенге көндә клуб мәктәп бинасына күчте). 2012 елдан клубта – “Җырлыйбыз да, биибез дә” балалар вокаль ансамбле, “Ак калфак” театр коллективы эшләде. Сикиядә юридик фәннәр кандидаты, ТРның атказанган юристы, РФнең мактаулы адвокаты Н. И. Гыйзетдинов туган (1953 ел). 
Авыл янында археология һәйкәле – Сикиял авылы урыны (пьянобор мәдәнияте) табылды. 
1795 елда Сикиядә 169 кеше яшәгән. 1920 елда – 927, 1938 елда 710 кеше исәпләнгән. 1949 елдан халык саны кимүгә таба бара. 1979 елда 201 яши. 2010да 88 кеше исәпләнә. Бүген Сикия авылында 66 кеше яши. 
Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды. 
Сәхифәне Мөнирә 
АРСЛАНОВА алып бара.

Фото –https://vk.com/public59507332 алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X