Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылым тарихы. Шуганка

“Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.

Шуганка – шул ук исемдәге елга ярына урнашкан авыл. Район үзәге Мөслим авылыннан көньяк-көнбатышка таба 18 км ераклыкта. 1931 елда “Овцевод” совхозы бүлекчәсе буларак нигез салына. Шул вакыттан авыл Мөслим районы составында исәпләнә. 1963нче елның 1 февраленнән Сарман районына карый, 1965нче елның 12 гыйнварыннан – Мөслим районы составында. Бүгенге көндә Баланлы авыл җирлегендә исәпләнә. 
1931 елда авылда оешкан “Овцевод” совхозы бүлекчәсе 1948 елда “Мөслим” совхозы составына керә. Ә 1962 елда “Шуганка” терлек симертү совхозы буларак бүленеп чыга. 1996 елдан “Шуганка” коллектив предприятиесе була. Аннан соң – җаваплылыгы чикләнгән “Мөслим” агрофирмасы” җәмгыяте составында. Бүгенге көндә Шуганка авылы “Намус” агрофирмасына керә. Авыл халкы башлыча умартачылык, ит-сөт терлекчелеге, сарык үрчетү белән шөгыльләнә. 
1950 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли башлый. 1979 елда мәктәп тулы булмаган урта мәктәп статусы ала (мәктәпнең яңа бинасы да төзелә). 1984 елда Шуганка мәктәбе урта мәктәп буларак эшли, аннан соң кабат башлангыч мәктәп булып кала. Мәктәпнең туган якны өйрәнү музее бар. 
Шуганка авылында балалар бакчасы эшли (1979 елдан, 1986 елда бакча өчен яңа бина салына, 2014 елдан балалар бакчасы мәктәп бинасына күчә). Мәдәният йорты 1957 елда эшли башлый. 1980 елда яңа бинасы төзелә. Соңрак мәдәният йорты балалар бакчасына күчерелә. Ә бүген мәдәният учагы да мәктәп белән бер түбә астында. Китапханә 1957 елда эшли башлый. 2004 елдан ул да үз эшчәнлеген мәктәп бинасында дәвам итә. Авыл медпункты халыкны 1960 елда кабул итә башлый.
Авыл мәдәният йорты каршында “Нур” театр коллективы (2013 елдан) эшли. 
1938 елда Шуганкада 1624 кеше яшәгән. 1949 елда – 1721, 1958 елда 883 кеше исәпләнә. 1979 елда халык саны – 772не, 1989 елда 505не тәшкил итә. 2002 елда авылда – 470, 2017 елда 356 кеше (шуларның 80 проценты – татарлар) исәпләнә. Бүгенге көндә Шуганкада 341 кеше яши. 
Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев