Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылым тарихы: Полер Кас

“Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.

1988 елда Мари Бүләр сигезеллык мәктәбе укытучыларыннан һәм укучыларыннанмари фольклор ансамбле оеша. Аны музыка укытучысы Зинаида Мухдина җитәкли. 1989 елда ансамбль авыл клубы каршында эшли башлый, аны “Полер кас” дип атыйлар. Клуб мөдире Мөхәммәт Мәрдиев ансамбльнең беренче җитәкчесе була. Ансамбль бөртекләп милли җырлар җыя башлый. Авылның өлкән кешеләреннән элеккеге җырларны язып алып, өйрәнеп, репертуарны баеталар. Костюмнарны да үзләре тегәләр.

Соңрак ансамбль гастрольләргә чыга башлый. Полеркаслылар күрше-тирә районнарда, күрше республикаларда чыгыш ясый.

1993 елда Әгерҗе районы Бима авылында беренче тапкыр республика күләмендә мври халкының милли бәйрәме - Семык үткәрелә. Анда “Полер кас” ансамбле дә чыгыш ясый. Аннан соңгы елларда “Полер кас” ансамбле республикада һәм аннан читттә узучы Семык бәйрәменең берсен дә калдырмый. 1994 елда Кукмара районында, 1995 елда Удмуртиянең Мари Возжай авылында, 1997 елда Мёмадыш районының Зур Шиям авылында, 2003 елда Ленйногорск шәһәрендә, 2006 һәм 2007 елларда Менделеевск шәһәрендә , 20.10 елда Әгерҗе шәһәрендә, 2011 елда Кукмара районының Починок-Кучук авылында, 2015 елда күрше Минзәлә районының Калтак авылында, 2016 елда янәдән Әгерҗе районында Күлегаш авылында, 2017 елда тагын Кукмара районының ИльнеТ авылында һәм 2018 елда шул уку Починок-Кучук авыль)нда чыгыш ясадылар. 2019 елда үзебезнең Мари Бүләр авылы икенче тапкыр республикакүләм Семык бәйрәмен кабул итәчәк.

Мамадыш районындагы бәйрәмдә үткән “Мари гүзәле” конкурсында “Полер кас” ансамбле катнашучысы Ольга Исәнбаёва өченече урынны яулады.

“Полер кас” ансамбле әгъзалары мари халкының гореф-гадәтләрен яхшы белә, “ага пайрем - Карга боткасы”, “Угарня - масленица”, “Пиле дош пайрем” мари милли бәйрәмнәре “Полер кас” ансамбле катнашуында уза.

Ансамбльнең репертуары бик бай: борынгы һәм заманча мари җырлары биюләр белән үрелеп бара. Ансамбльгә йөрүче өлкәннәр гареф-гадәтләрне, йолаларны яшьләргә өйрәтү өчен зур тырышлык куялар.

Республика, район мәдәният тормышында актив катнашканы, милли традиөияләрне саклауга зур өлеш керткәне өчен 2002 нче елның 11 декабрендә “полер кас” ансамбленә халык исеме бирелде.

Ансамбль белән төрле елларда Әнисә Изибаева, Лидия Мухдина җитәкчелек итте. 2016 елдан бүгенге көнгә кадәр “Полер кас" ансамбле Роза Вәлиева җитәкчелегендә иҗат итә.

Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова алып бара.

Фото - музей архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев