Мөслим-информ

Авылым тарихы. Мөслим мәктәбе

Элек якын-тирәдә җидееллык мәктәп бары тик Минзәләдә генә була. Анда ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар укыган. 1929 елда Мөслимдә Кооператив һәм Мәҗит Гафури урамнары киселешендә колхоз яшьләре мәктәбе (ШКМ) төзелә.

Минзәләнең җидеелык интернат-мәктәбендә укыган 18 бала Мөслимгә – беренче җидееллык мәктәпкә кайта. Галимҗан Якупов, Шамил Рәхимов, Котдус Исмәгыйлев, Рәйханә Мәкъсутова, Мәликә Измайлова, Рәшидә Әхмәтова, Глухарев, Әкрәм Шакиров (соңрак – укытучы, мәктәп директоры), Камәрия Хәертдинова әлеге мәктәпнең беренче укучыларыннан булганнар. Нәҗип Синдиков (районда бердәнбер югары белемле кеше), Григорьев (завуч), укытучылар Абдуллин һәм Әминев, пионервожатый Мөхәммәтулла Гыйззәтуллин – беренче җидееллык мәктәпкә нигез салучылар, аны төзүчеләр.
1930 елда Банк урамында 320 урынга бер катлы агач мәктәп төзелә (хәзерге лицей урынында). Узган гасырның 30 нчы елларында Мөслимнән Донбасс шахталарына бик күп кеше китә. Шуңа рәхмәт йөзеннән Мөслим авылында Тукай урамында (хәзерге Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе урынында) немец архитекторы проекты буенча 450 урынлык кирпеч мәктәп салалар. (Әлеге бина мәктәп буларак озак еллар халыкка хезмәт итте). Төзелеш 1934 елда башлана һәм мәктәп 1935 елда беренче укучыларын кабул итә. 1950 елда, китапханә бүлмәсендәге ягылган мичтән янгын чыгып, мәктәпнең бары тик стеналары гына утырып кала. Әмма уку процессы өзелми, укытуны биш урында оештыралар. Ике елдан мәктәп тулысынча торгызыла. 1960 нчы елларга кадәр кичке класслар да эшли. Аларда 15-25 кеше укый. 1961 елда укучылар саны 80нән арта һәм сыйныфлар “кичке мәктәп” исемен ала.
1986 елда Банк урамындагы иске агач мәктәп ихатасында кирпечтән ике катлы яңа мәктәп салалар (хәзерге лицей). Анда 6 – 10 класслар күчерелә. Иске таш мәктәп башлангыч булып кала. Ике мәктәптә дә укулар ике сменада бара.
2003 елда Мөслимнең яңа микрорайонында өч катлы яңа мәктәп (хәзер – гимназия) һәм “Нептун” бассейны сафка басты. Аны ачу тантанасында республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Язмада туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре әзерләгән материаллар файдаланылды.
Сәхифәне Мөнирә АРСЛАНОВА
алып бара.
Фотолар туган якны өйрәнү музее архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: