Мөслим-информ

Авылым тарихы. Мөслим күпере

Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз. 

1934-1935 елларда Мөслим авылында Ык елгасы аша агач күпер салына. Күпер районның ике өлешен тоташтыра. Ул чор өчен бу зур масштаблы төзелеш була. Күпер салуга бөтен район күтәрелә. Дамба төзү өчен ком-чуерташны җигелгән атларда һәм үгезләрдә ташыйлар. Авыллардан килгән ир-егетләр кул көче ярдәмендә субайлар кага. Төз нарат агачларыннан күпернең аркасы төзелә. Күпер ерактан үк матур булып күренеп тора. Күпер башына каравылчы куела. Язгы ташу чорында күперне саклау өчен елгадагы һәм аның якын-тирәсендәге күлләрдә бозны алдан шартлаталар. Моның өчен шартлаткычны Казаннан ук алып кайта торган булганнар. 
1947 елның мартында Крәш. Шураннан Алексей Петровны ат белән Казанга шартлаткыч алып кайтырга җибәрәләр. Март ахырына ул Алабугага кайтып җитә. Әмма көннәр бик җылытып җибәрү сәбәпле, Кама елгасы ярларыннан ташый һәм ул йөкне Мөслимгә алып кайтып җиткерә алмый. Боз шартлатылмый кала. Нәтиҗәдә боз киткәндә күпер җимерелә. Мөслимлеләр паром кичүеннән файдалана башлый. Язгы ташудан соң вакытлыча күпер салына һәм аны көз саен сүтәләр. 
1968 елда ТАССР Югары Советы депутаты, КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табиевка Ык елгасы аша күпер төзү бурычы куела. Объектны проектлау һәм төзү “Гидромонтаж” Бөтенсоюз дәүләт трестының Зәй монтаж участогына йөкләнә. Тимер-бетоннан салынган 222 метр озынлыктагы яңа күпер 1970 нче елның 22 августында ачыла. Бу тантаналы вакыйга В. Лениның – 100, ТАССРның – 50, район төзелүнең 40 еллыгына мөслимлеләр өчен олы бүләк була. 

Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды. 
Сәхифәне Мөнирә Арсланова алып бара. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: