Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылым тарихы. Мөслим халык театры

Мөслим халык театры район мәдәният йорты базасында 1970 елда эшли башлый. Театрның беренче җитәкчесе Фәнис Абдуллин була. Соңрак театрны Илфат Сәхбетдинов, Нәсимә Әкмалова, Ирек Хәбиров җитәкли.

1977 елда театр “халык театры” исемен ала. Театр коллективы халык театрларының республика бәйгеләрендә чыгыш ясый, дүрт тапкыр “Идел-йорт” фестивалендә катнаша. 2007 елда Мөслим халык театры Ф.Яруллинның “Мәхәббәт яңгыры” әсәре (режиссеры – И.Хәбиров) белән “Идел-йорт” фестивалендә өченче урынга лаек була. 2010 елда театр М.Әмирнең “Тормыш җыры” музыкаль драмасын (режиссеры – И.Хәбиров) сәхнәләштерә. 
2011 елдан театрны Зөлфия Фәхретдинова җитәкли. 2012 елда коллектив – Аманулланың “Моңлы ядкар”ен, 2013 елда Т.Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” комедиясен сәхнәгә куя. “Диләфрүзгә дүрт кияү” әсәре белән “Идел-йорт”та катнашкан театр “Иң яхшы музыкаль бизәлеш” номинациясендә җиңүгә ирешә. 2015 елда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Р.Сабырның “Абага алмасы ачы була” драмасын сәхнәләштергән коллектив әлеге фестивальдә III урынга чыга. 2016 елда Мөслим халык театры К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”ын тәкъдим итте. Әлеге спектакль белән яшьләр “Идел-йорт” бәйгесендә гран-прига лаек булдылар. 
Узган ел театр Ф. Бурнашның “Яшь йөрәкләр” әсәрен сәхнәләштерде. 
Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев