Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылым тарихы. Мари Бүләр

Мари Бүләр – Мөшеге елгасы ярына урнашкан авыл. Мөслим авылыннан төньяк-көнчыгышка таба 28 км ераклыкта. 1747 елдан билгеле. Революциягә кадәр булган чыганакларда Чирмеш Бүләре буларак телгә алына. XVIII-XIX гасырларда авыл халкы типтәрләргә караган. Бу чорда игенчелек һәм терлекчелек аларның төп шөгыле булган. 1896 елда авылда рус-чирмеш училищесы ачыла (1903 елда анда 26 малай һәм өч кыз укый).

 ХХ гасыр башында Мари Бүләрдә земство мәктәбе, ике су тегермәне, тимерче алачыгы, ике бакалея (азык-төлек) кибете була. Бу чорда авыл общинасының имана җире 1156,8 дисәтинә тәшкил итә. 1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Пучы волосте составында була.

1920 елдан ТАССРның Минзәлә районына керә. 1930нчы елның 10 августыннан – Мөслим районы, 1963нче елның 1 февраленнән – Сарман районы, 1965нче елның 12 гыйнварыннан янәдән Мөслим районы чикләренә керә. Исәнсеф авыл җирлегенә карый.

1930 елда авылда Ленин исемендәге колхоз оештырыла. 1959 елда ул Усаклык авылында оешкан “Сталин” колхозы белән берләштерелә һәм “Пеледыш” колхозы исемен ала. 1963 елда берләштерелгән “Урожай” колхозы составына керә. 1991 елда авыл “Пеледыш” колхозы буларак аерылып чыга. 1994 елда – берләшкән “Яңа Сәет” колхозы, 1995 елдан “Яңа Сәет” коллектив предприятиесе составына керә. Бүгенге көндә – җаваплылыгы чикләнгән “Август-Мөслим” җәмгыяте составында. Авыл халкы умартачылык, ит-сөт терлекчелеге, сарыкчылык белән шөгыльләнә.

 1920 еллар башында Мари Бүләрдә башлангыч мәктәп ачыла. 1937 елда ул җидееллыкка әйләнә. 1940 елда авылда инде урта мәктәп эшли башлый. 1942 елда уку йорты кабат җидееллыкка әверелә. 1967 елда мәктәп – тулы булмаган урта (1980 елда яңа бинасы төзелә), 1990 елда – урта, 2016 елда кабат тулы булмаган урта мәктәп статусы ала. 1988 елдан мәктәптә туган якны өйрәнү музее эшли башлый (нигез салучысы – Равил Дусадбеков).

 1965 елда авылда клуб ачыла. 1977 елда янгыннан соң клуб итеп кибет бинасы файдаланыла. Китапханә (1947 ел), фельдшер-акушерлык пункты (мәктәп бинасында) эшли. 1988 елда буа төзелә. 2015 елда биредә күпфункцияле үзәк төзелә. Анда балалар бакчасы (1990 ел), почта, китапханә урнаша.

 Клуб каршында “Полер кас” фольклор коллективы (1986 елдан, 2003 елдан – халык ансамбле), “Ош пеледыш” театр коллективы (2014 елдан), хореография коллективы эшли.

 1870 елда Мари Бүләр авылында 669 кеше яши дип исәпләнә. 1926 елда – 756, 1938 елда – 590, 1949да – 536, 1958 елда 381 кеше исәпләнә. 1979 елда халык саны – 360ны, 2017 елда 245не тәшкил итә. Бүгенге көндә авылда 242 кеше яши.

 Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова алып бара.

Фото – туган як музее архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X