Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылым тарихы. Елгабаш

Иң элек авыл Салыдурун дип аталган (төрекчәдән сала - авыл, дуру - чиста). Аннан соң авылның исеме үзгәрә. Риваять буенча җәй көне авылга өяз җир үлчәүчесе килә.

Урман буендагы поши үләксәсеннән бик сасы ис таралган. Үләксәне күмәргә кушып, җир үлчәүче эшен дәвам итә. Авыл кешеләре ул кушканны үтәмиләр. Аларга ачу итеп, җир үлчәүче авылның исемен картага Сасыборын дип кертә. 1906 елда Елгабаш (Сасыборын) авылы Уфа губернасы Минзәлә өязе Пучы волостенә керә. Авыл өяздә зурлардан санала. Авылда 526 ир-ат, 440 хатын-кыз исәпләнгән.

Мәчетнең ничәнче елда төзелгәне төгәл билгеле түгел. ХХ гасыр башында мәчеттә ир балалар өчен мәдрәсә эшләгән, кызларны абыстайлар өйдә укыткан. 1917 елда мәктәп ачыла. Ибраһим исемле кешенең беренче укытучы булуы билгеле. Ул кулаклар кулынннан һәлак була.

1930 елда, башка авыллардагы кебек үк, Елгабашта да күмәк хуҗалык төзелә. Егермебишмеңче Байбеков, Газиз Галләмов, Нурлыгаян Хамматуллин "Мәгариф" колхозының беренче рәисләре була.

1938 елда авыл хәзерге исеме белән йөртелә башлый. Бу исем авыл яныннан аккан инешнең су башы да шушы җирлектә булуга бәйле.

 

Бөек Ватан сугышына Елгабаштан 141 кеше китә, шулардан нибары 40ы гына исән-сау әйләнеп кайта.

1959 елда Симәк һәм Елгабаш авыл советлары берләштерелә. 2009 елда Флүр Баһмановның "Елга башы" исемле китабы дөнья күрде. Китапта авыл тарихы җентекләп сурәтләнгән. 

Фото- http://www.muzagit.ru сайтыннан алынды

Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев