Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылым тарихы. Елга башы

Гаҗәеп тә бай тарихлы безнең татар халкы. Аның бик күп җирләргә чәчелеп яшәвенең сәбәбе ерак еллардагы вакыйгаларга барып тоташа. Дөньяның төрле почмакларында үз милләт кешең яши икән, димәк анда бу милләт турында беләләр, аның килеп чыгышы, мәдәнияты, дине белән кызыксыналар. Әгәр шулай икән, татар халкы, аның үткәне күпләргә мәгълүм, бүгенгесе һәм киләчәге бик тә кызыклы.

Ни өчен кирәк соң безгә авылыбызның тарих битләрендә югалган истәлекләрен торгызу?  Бабаларыбыз “Үткәне булмаганның –  киләчәге юк” дип, юкка гына әйтмәгәннәр. Без үзебезнең туган авылыбызның кайчан барлыкка килгәнен, аның исеме каян алынганын, анда беренчеләрдән булып кемнәр яшәгәнен белергә тиеш. Ә аның исемен күтәргән, туган ягын яклап, Ватанын яклап башларын салган якташларыбызны хәтеребездә саклау ул – һәр намуслы кешенең изге бурычы. Киләчәк буын үзенең туган ягын белергә, аның белән горурланырга тиеш.
Иван Грозныйның халыкларны күпләп чукындыруы күпме милләтнең сан ягыннан кимүенә китерүе билгеле. Мондый җилләр безнең якларга да килә. Уфа губернасы Минзәлә өязенә караган Матвеевка (Кәҗә) авылында рус, мари, татарлар бергә яшәгән бер мәлдә, көчләп чукындырулар башлана. Үз йөзен, үз милләтен югалтырга теләмәгән татар халкы ирексездән җирләрен ташлап качарга мәҗбүр булган. Бер өлеше –  хәзерге Актаныш районы Әнәк авылына, бер өлеше Минзәлә районы Яту авылына китә. Ә 18 хуҗалык бу якларга килеп төпләнә. Без туган авылыбыз Елгабашның үткәнен өйрәндек, бүгенгесен горурланып сезгә күрсәтәбез.
Елгабаш – гади генә бер татар авылы. Аның тирәсендә зур сулар да, биек таулар да юк. Бөтен булган байлыгы – иген кырлары, урман, болын, чишмә һәм кешеләре. Бу авылдан дөньякүләм танылган галимнәр дә, илбашчылар да чыкмаган. Ләкин анда туып үсеп, холык-фигыльләре, эш-гамәлләре белән күпләргә үрнәк булып яшәүчеләр бихисап. Монысы иң мөһиме, чөнки алар – үрнәк әхлак-гадәтләрне яшь буынга тапшыручылар.
Елгабаш авылы район үзәгеннән 24  чакрым ераклыкта урнашкан. Аңа 1614 елда нигез салына. Авылга беренче кешеләр килеп утырганчы, ул урында кара урман булган. Өлкәннәр әйтүенчә, иң элек бу төбәккә дүрт бабай күченгән. Халыкның хәтер сандыгында шушы чор белән бәйле бер риваять саклана. Имеш, Мөшеге елгасын чыккач, юлчылар, салкын сулы инеш буйлап шаулап утырган урман эченә кереп китәләр. Инеш чокырының әле бер, әле икенче яры буйлап бераз барганнан соң, алар бал исе килгәнне тоялар.
– Мөгаен, кыргый бал кортлары оялаган агачлар бик күптер, бал исе борынны ярып керә.
– Әллә түбәндәрәк урнашкан берәр ояның кәрәзен татып карыйбызмы?
– Кит, син нәрсә, үзеңә күч кунуын телисеңме әллә, – диешә алар.
Чокыр башына җитеп, бераз карангалап йөргәч, җир астыннан ургылып чыгучы чишмә янында тукталалар. Бу вакытта инде алар арып-талып беткән була. Уч тутырып, салкын чишмә суыннан авыз иткәч, яр башына утырып, тамак ялгап алалар. Шунда берсе: “Өемә кайтып кергәндәй, рәхәт булып китте, әллә бераз ял итеп алабызмы”, – ди. Ару-талу сизелерлек булганга, каршы килүче табылмый. Бу вакытта бүтәннәр йоклаганмы, юкмы, анысы караңгы, ләкин уятмасалар, тәкъдим белән чыгучы берни белми, бик озак йоклаган булыр иде. Уянгач ул: ”Үземне әнкәй җәеп биргән түшәктә яткан кебек хис итеп, бернинди төш күрмичә йокладым. Димәк, бик тыныч урын бу. Әгәр каршы килмәсәгез, мин нигеземне шушы тирәдә корыр идем”, – ди.  
Бу сүзләрдән соң, авыл  буласы урын ачыкланган булса да, әле байтак вакыт тирә-якны яхшылап карап, тикшереп йөриләр. Фәкать шуннан соң гына, авыл инешенең уң  ягында утырырга дигән фикергә киләләр, йортлар чишмә тирәсеннән салына башлый.
Әлеге  вакыйгадан соң дүрт гасыр вакыт узса да, елгабашлылар аларның исемнәрен әле дә яхшы хәтерли: Кармыш, Табылдык, Юкәчәй, Ярый исемле булганнар алар. 
Торак пункты Мөшеге, Дусай, Бүләк җирләрендә  нигезләнгән. Булак бабай Явыз Иван Казан ханлыгын яулап алынганчы ук, 1523 елда Казан ханы Сәхипгәрәйдән ярлык алган булган. Аның оныгы, татарлардан саналган А. Дускаев,  XVII гасырның 70 нче елларында ул җирләр өчен дәгъвәләшеп тә йөргән. Вотчина өчен дәгъва Бүләр волосте Мөшеге түбәсе кешеләре белән Ирәхтә волосте вәкилләре арасында туа. Нәтиҗәдә, 1621-1622 еллардагы кенәгәләргә нигезләнеп, дәгъвалы җирләр Ирәхтә башкортларына бирелә. Мөшеге авылы ясаклы татарлары, әлеге мәсьәлә хәл ителгәннән соң бер  ел үткәч, хакимияткә шикаять белән мөрәҗәгать итәләр. Анда алар дәгъвалы вотчинаның 1621-1622 еллардагы ясак кенәгәләренә кадәр язылуын, Казан яулап алынганнан соң беренче елларда тутырылган кенәгәдә үзләренең булуы турында язалар. Шикаятьчеләр үз кулларында Казан ханы Сәхипгәрәй тарафыннан 1523 елда әлеге җирләргә бирелгән ярлык саклануы хакында белдерәләр, ул грамотадан өзекләр китерәләр. Тикшерү “... вотчина башкортларныкы түгел, ә Мөшеге авылы татарларыныкы” дигән карар кабул итү белән төгәлләнә.  
Авыл башта Салыдурун исемен йорткән. Төрекчәдән тәрҗемә иткәндә сала – авыл, дуру – чиста, дурак (торак – тат.) – тукталыш мәгнәсен белдерә. Аннан соң аны Баллы Борын дип атаганнар, чөнки монда умарта кортлары бик күп булган һәм авыл тирәсендә бал исе аңкып торган. Аннары ниндидер сәбәпләр аркасында авыл рәсми документларда Сасыборын исеме астында теркәлә башлаган. Халыкта аның бу исем белән аталып йөртелә башлавына карата бер караш яши. Ул Ә. Әхмәтгалиевнең “Мөслим төбәге” исемендәге тарихи сәхифәләрендә дә чагылыш тапкан. Анда шундый юллар бар: “...Өяздән килгән землемер әлеге тирәдә (авыл тирәсендә – авт.) үлеп яткан пошига тап була. Җәй көне булганлыктан, ул бозылган һәм начар ис тараткан. Землемер Иван үзенең картасына авылның исемен Сасыборын дип язып киткән...” 
1795 елда уздырылган Бишенче ревизия материалларына караганда, ул чорда Елгабашта (Сасыборын) 19 башкорт һәм 1 типтәр хуҗалыгы исәпләнгән, аларда 164 кеше яшәгән. Шуларның 91е – ир-атлар, 73е хатын-кызлар булган. Ул вакытта авыл Бүләр волостының Мөшеге түбәсенә кергән. 
Елгабаш – мөселман татарлары авылы. Шуңа да анда мөселман халкына хас тәртип хөкем сөргән. Халык җыеннар аша авыл белән идарә иткән. Шунда авыл старостасын, басу, болын, урман каравылчыларын сайлап куйганнар. Җыеннарда общинага (өмәгә) яңа әгъзалар кабул итү, болынны пайларга бүлү, кырдан ындырга көлтә, болыннан печән ташу, урман-әрәмәдән утын кисә башлау срогын билгеләү кебек мәсьәләләр дә каралган. Аерым чүп түгү һәм мал үләксәләрен ташлау урыннары да шул җыеннарда хәл ителгән.
Авылда – староста, дин йортында имам-хатыйб баш булган. Шулай да, мулла авыл халкы арасында начальник булып торган. Кычкырыш, низаг чыкса, кешеләр аңа мөрәҗәгать иткән.  Мулла аларны килештереп хөкем итеп җибәргән һәм һәркем аның хөкеменә риза булып киткән. Мулла шулай ук өйләнешүче парларга никах укыган, никах килешүе төзелгән. 
Мәчеттә имам-хатыйб булып торучылар: Фәхретдин хәзрәт Фәттәхетдинов – 1890 нче елның 1 августыннан, Әбделбарый хәзрәт Шәрәфетдинов – 1903 нче елның 30 апреленнән, Миргали хәзрәт Гыймазетдинов – 1908 нче елның 30 июленнән.
Алардан соң Елгабаш авылында мулла булып торган кешеләр: Кармышев Сәлах, Барыев Сәйдел (Крамыш нәселеннән), Әхмәтшин Сафа, Латыйпов Фатыйх һәм хәзерге көндә Хөснуллин Миңнулла.
Элек-электән авылда яңалыкка омтылучы, укымышлы кешеләр күп булган. Революциягә кадәр зур гына мәдрәсә эшләп килгән. Аңа малайлар гына йөргән. Һәрберсе үзе белән ашарга алып килгән, чиратлап ягарга утын ташыганнар. Сабаклар башланганчы бүлмәләрне үзләре ягып җылытканнар. Кызлар исә абыстайга йөреп дин сабагы алганнар. 
Революциядән соң 1917-1918 елларда  мәктәп итеп зур гына йорт алына. Ул чорда укыткан укытучылардан Сираҗетдин Ишматов, Карый Ибраһимов, Үтәев, Латыйпов (Иске Вәрәш), Гыйлменур Хәертдинова, Зәкия Латыйпова, Тәлгать Шәйхетдинов (соңрак Сарманда прокурор), Николаев (Усыдан), Хәнифә Мортазина исемнәре мәктәп музеенда сакланучы альбомнарга язып калдырылган. 
1933 елдан мәктәп тау асты урамындагы кулак йортына күчә. Бу вакытта авыл мәктәбенең үз хуҗалыгы булган. Сыер асраганнар, бәрәңге утыртканнар. Сугыш башлану белән мәктәп тә тоныкланып калган. Ир-атларны сугышка алганнар, мәктәпнең дә сыер асрарлык хәле калмаган, укучылар саны да кимегән. Бу чорда Елгабаш мәктәбендә Бакирова Фатыйма апа (КФУ профессоры Марсель Хаернасович Бакировның әнисе) укыткан.
1950 елда урамга менгереп мәктәп салалар. Кәрамова Хәдимә апа укыта башлый. Шушы мәктәп 2013 елга кадәр Елгабаш авылына хезмәт итте. 
1929 ел авылларда колхозлар оештыруны ашыктыру һәм аларны беренче кат төзеп бетерү елы булып тарихка кереп калган. Шул елның сентябрендә Минзәлә кантонында крестьян хуҗалыкларын кооперативлаштыру айлыгы игълан ителә. 30 сентябрьдә кантон үзәгендә үткән  ярлылар конференциясе крестьян хуҗалыкларын күмәкләштерүне төгәлләү бурычын куя. Бу партия һәм аның җирле органнары таләбе була.
Архив документларыннан билгеле булганча, 1928 елда Минзәлә кантонында 1 коммуна, 3 авыл хуҗалыгы артеле һәм 17 машина ширкате эшләсә, 1929 елның сентябренә 2000 хуҗалыкны берләштергән 55 колхоз була.15 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр үткәрелгән кооперативлаштыру айлыгыннан соң колхозлар саны – 90 га, ә аларны берләштергән хуҗалыклар саны 9900 гә җитә.
Елгабашта 1930 елда колхоз төзелә. Аңа “Мәгариф” дигән исем бирелә. Колхоз рәисләре булып 25 меңче Байбеков, Газиз Галләмов, Нурлыгаян Хамматуллин (Елгабаш авылы кешеләре), Ногманов (Тамьян), Гази Садриев (Каенсаз), Фаррах Җәләев (Метрәй), Әмирҗан Вахитов (Елгабаш), Сахнигаров (Ташъелга), Арсланов (Дусай), Гарипов (Тат. Шуран), Петров (Крәш. Шуран), Сөләйманов (Елгабаш), Зиатдинов, Хөҗҗәт Исламов, Хурлый Латыйпова, Миңсафа Әхмәтшин, Миңнулла Миңнеханов, Касыйм Гыйззәтуллин, Заһидулла Рахмаев, Хәмидулла Мөхәммәдиев, Габдрахман Мәрдәнов эшли.
Авылларда хуҗалык төзү белән беррәттән кулакларны, хәлле кешеләрне торган җирләреннән куу да киң колач ала. 1930 елда кулаклар исемлегенә кертелеп куылучылар безнең авылда да күп булган. Алар турында мәгълүматны Юныс Йосыповның шәхси архивында сакланган Сәяси репрессия корбаннарының хәтер китабыннан табып, “Елга башы”  китабында Флүр Баһманов җиткерде. Алар 11 кеше булган.
Халкыбыз өчен иң авыр сугыш булган Бөек Ватан сугышына да авылыбыз ир-егетләре беренчеләрдән булып китеп, үз-үзләрен аямыйча, ил өчен, Ватан өчен дип батырларча сугышалар. Елгабаш авылыннан Бөек Ватан сугышында 141 кеше катнаша. Бик күпләре орден-медальләр белән бүләкләнгән. Фронтовикларның 40ы гына туган җирләренә исән-имин әйләнеп кайта. Алар арасында Зиатдинов Фәсләх – ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены, Латыйпов Зариф – Кызыл Йолдыз, Мөхәммәдиев Хәмидулла – I  һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Фәрвәҗетдинов Сираҗетдин Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгәннәр. Без алар белән чиксез горурланабыз.
Хәзерге тыныч дөньяда үз хезмәтләре белән батырлык күрсәтүче, орден-медальләргә лаек авылдашларыбыз безнең өчен үрнәк булып тора. Менә алар, орденлы елгабашлылар: Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнүчеләр – Әхмәтгалиева Тәслимә, Фатыйхова Тәрҗимә, Почет Билгесе ордены – Галиев Мирзанур, Гыйльметдинов Әһелтдин, III дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән – Дәүләтов Фәрит, Дәүләтова Саҗидә, Харисов Инсаф, Хәбибуллина Зәйтүнә, Халыклар дуслыгы ордены белән – Шәгалиев Миргали. Авылдашларыбыз мисалы үзеңне аямыйча илгә хезмәт итсәң, хезмәт яратсаң, тыныч тормышта да шундый зур бүләкләр алырга мөмкин икәнлеген күрсәтә.

Нәзилә Бәдертдинова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X