Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылым тарихы. Элемтә

Элемтә район үзәгеннән – 20 км, Михайловка авылыннан 3 км ераклыкта урнашкан. 1934 елга кадәр Элемтәдә нибары 3 йорт, тегермән һәм зур бакча хуҗасы Филимон атлы кешенең утары булган.

Элемтә авылына нигез 1933 елда салына. Ул Сарман районы белән чиктәш. Исеме дә шуннан – ике районны бәйләүче торак пункт. 

Элемтә район үзәгеннән – 20 км, Михайловка авылыннан 3 км ераклыкта урнашкан. 1934 елга кадәр Элемтәдә нибары 3 йорт, тегермән һәм зур бакча хуҗасы Филимон атлы кешенең утары булган. Авыл халкы Филимонны игелекле бай булган, дип искә ала. Шуңа да карамастан, аны авылдан сөрәләр. 1934 елдан соң алты-җиде ел дәвамында авылда 5 йорт була. 1940 елларда Элемтәгә Атлас, Сарман районы Балтамак һәм Рантамак авылларыннан күченә башлыйлар. 
Авылда “Овцевод” совхозы төзелә. Хуҗалык белән Власов фамилияле кеше җитәкчелек итә. Соңрак аны җәйге лагерьга күчергәндә сарыкларның күпләп үлүенә юл куйган өчен 8 ел 3 айга хөкем итәләр. Хуҗалык идарәчесе Прокофий Карповка да 3 ел бирәләр. 
Александр Акимов үз йортын Элемтә авылыннан читкәрәк сала. Бу урынга тагын берничә гаилә күченә. Яңа авылны “Александровка” дип атыйлар. Аны шулай ук “салотопка” дип тә йөртәләр, чөнки монда дуңгыз маен (сало) эретеп, сабын ясыйлар. Бу “Овцевод” совхозы дуңгызчылык белән шөгыльләнә башлаган чор була. 1936 елда хуҗалык “Михайловка” совхозы белән берләшә. 
1943-1944 елларда авылда клуб төзелә. Башлангыч мәктәп 1962 елда эшли башлый. Биредә үз вакытында Әлфия Идиятуллина, Антонида Филипова, Зинаида Топорова укыта. Елена Леонова озак еллар техник эшче була. 
1966 елда Элемтә авылында “Аленка” балалар бакчасы эшли башлый. Надежда Козырева 1970 елдан 34 ел дәвамында балалар бакчасы мөдире була. 1986 елда балалар бакчасы кирпечтән салынган яңа бинага күчә. Тәгъзимә Дәүләтханова, Римма Шәкүрова озак еллар пешекче булып эшли. Нәзимә Гыйзәтуллина кер юа. Надежда Герасимова – тәрбияче, Фиалка Дәүләтова – тәрбияче ярдәмчесе, Роза Хафизова, Майрә Садыйкова һәм Гөлфирә Гайнетдинова – шәфкать туташлары, Флүрия Сафина, Асия Хәсәншина, Елизавета Титкова һ. б. няня булып эшли. 
1973 елда Элемтә башлангыч мәктәбе ябыла. Укучылар Михайловка мәктәбенә йөреп укыйлар. 
Бүген Элемтә авылында 150 кеше яши. 2016 нчы елның 11 сентябрендә авылда мәчеткә нигез салына. Ул 2017 нче елның 30 августында ачыла. 
Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды. 
Сәхифәне Мөнирә Арсланова алып бара. 
Фото – музей архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X