Мөслим-информ

Авылым тарихы. Баек

“Авылым тарихы” ру­брикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), бина­лар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп бара­быз. Хөрмәтле газета укучыла­рыбыз, сездән дә тарихи язма­лар көтеп калабыз.

Баек авылы Башкортостан Ре­спубликасы чигендә, район үзәге Мөслимнән көньяк-көнчыгышка таба 38 км ераклыкта урнашкан. 1728 елдан билгеле. Революциягә кадәр чыганакларда Байково исе­ме астында искә алына. ХVIII-ХIХ гасырларда типтәрләр яшәгән. Алар башлыча игенчелек, терлек­челек һәм умартачылык белән шөгыльләнгән, арба-чана ясаган­нар. 1870 елгы мәгълүматлардан күренгәнчә, авылда мәчет (1862 ел) һәм ике су тегермәне эшләгән. 1880 елларда авыл общинасының 1113,7 дисәтинә җире булган.

1920 елларга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Әмәкәй волостена кергән. 1920 елдан – Минзәлә кантоны составын­да. 1930нчы елның 10 августын­нан – Мөслим, 1963нче елның 1 февраленнән – Сарман, 1965нче елның 12 гыйнварыннан Мөслим районы составына керә. Бүгенге көндә Баек авыл җирлеге үзәге бу­лып тора.

1931 елда авылда “Ударник” күмәк хуҗалыгы төзелә. 1949 елда ул Ворошилов исемендәге колхоз дип йөртелә башлый. 1954 елда “Урал” колхозы белән берләштерелә. 1994 елдан – “Урал” коллектив предприятиесе. Халык игенчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1924 елда авылда башлан­гыч мәктәп ачыла, 1940 елда ул җидееллык итеп үзгәртелә (1972 елда яңа бина салына). 2014 елда мәктәп “урта” статусы ала, соңыннан тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. Китапханә 1953 елда ачыла, яңа бина 1978 елда сафка баса. 1956 елда клуб төзелә. 1970 елда мәдәният йорты бинасы төзелә. Балалар бакчасы 1971 елда файдалануга тапшыры­ла. Шулай ук фельдшер-акушер­лык пункты, “Хәсән” мәчете эшли. Баек мәдәният йорты каршында 2009 елдан “Шатлык” хореография ансамбле, “Сандугач” хоры һәм “Очкын” театр коллективы эшли. Изге чишмә төзекләндерелгән.

1859 елда Баекта 335 кеше яши. 1938 елда бу сан 930ны тәшкил итә. 1949 елда – 702, 1970 ел – 850, 1989 ел – 477, 2017 елда 381 кеше исәпләнә. Бүген авылда 338 кеше яши.

 

Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән матери­ал файдаланылды.

Сәхифәне Мөнирә

АРСЛАНОВА алып бара.

Фото – музей архивыннан.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: