Мөслим-информ

Авылым тарихы. Атлас

Атлас авылына нигез 1925-26 елларда салынган. Ул район үзәгеннән – 23 км, Ташлыяр авылыннан – 7 км, Тойгелдедән 9 км ераклыкта урнашкан. 1921 елгы ачлыктан соң Ташлыяр авылының бертөркем кешесе Чаллы кантонының Александровка-Карамалы волостенә мөрәҗәгать итә.

Алар күченеп утыру һәм артель оештыру өчен җир сорый. Үтенеч хатын авылның гыйлемле кешесе Гомәр Фәтхуллин яза. Уңай җавапны бары тик дүрт елдан соң гына алалар. 24 гаилә (162 кеше) землемер бүлеп биргән яңа урынга күченә. Табигате атлас тукыманы хәтерләткәнгә күрә авылны Атлас дип атыйлар. Яңа урында оешкан “Удар” коммунасының беренче рәисе итеп Гайсә Мусин билгеләнә. Күмәк хуҗалык оештыруда егермебишмеңче Сәет Мөхетдиновның роле зур була.
1929 елда Шәймәрдан Каһарманов йортында беренче мәктәп ачыла. 1930 елдан укытуны Бикмөхәммәт Кәлимуллин йортына күчерәләр. 1934 елда колхоз хисабына клуб төзелә. Галимә Абзалова аның директоры була.
Атлас авылыннан Бөек Ватан сугышына 45 кеше китә, шуларның 23е һәлак була яисә хәбәрсез югала. Сугыш чорында Вәлиуллин, Закиров, Фатыйма Юнысова хуҗалык җитәкчесе булып эшлиләр.
1954 елда авылда зур янгын чыга. 12 йорт һәм клуб тулысынча янып бетә. Соңрак авылдашлар һәм колхоз көче белән алар кабат торгызыла. 1956 елда яңа клуб салына. 1957 елда “Удар” колхозы “Мөслим” совхозына кушыла. 1965 елда Атлас авылы “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының Ташлыяр бүлекчәсенә керә. 1991 елда авылга табигый газ килә. 1997 елда юлы асфальтлана. 1999 елда хуҗалык көче белән яңа мәктәп бинасы сафка баса.
Атлас авылы – техник фәннәр кандидаты Абрик Мәгалимов һәм Әзһәр Габдрахмановның туган ягы.
Бүгенге көндә Атласта 36кеше яши. Клуб, эшмәкәр Раил Гайсинның керамзит блоклар җитештерү цехы эшли.
Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды.
Сәхифәне Мөнирә
АРСЛАНОВА алып бара.
Фото – музей архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: