Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылым тарихы. Симәк

Симәк – Мөшеге елгасы бассейнында урнашкан авыл. Мөслим авылыннан 24 км ераклыкта урнашкан. 1701 елдан билгеле. Симәк авылына Казан һәм Мамадыш өязләреннән чыккан татарлар нигез салган.

ХVIII-ХIХ гасырның беренче яртысында авыл халкы башкорт-вотчинниклар һәм типтәрләргә караган. Бу чорда халык башлыча игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән, умартачылык киң таралган булган. 1870 елгы мәгълүматлардан күренгәнчә, авылда мәчет (1906 елда искесе урынына яңа мәчет төзелә), мәдрәсә (биналары 1894 һәм 1906 елларда төзелә), мәктәп, су тегермәне эшли. Егерменче гасыр башында общинаның җире 1531,8 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Симәк авылы Уфа губернасы Минзәлә өязе Пучы волостенә керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантоны составында. 1930нчы елның 10 августыннан – Мөслим районы, 1963нче елның 1 февраленнән – Сарман, 1965нче елның 12 гыйнварыннан – Мөслим районы составында. Бүгенге көндә – Симәк авыл җирлеге үзәге.

1929 елда авылда “Венера” колхозына нигез салына (беренче рәисе – И. Сабиров). 1934 елда авылда трахомага каршы көрәш пункты эшли. Халык бу чорда терлекчелек белән шөгыльләнә.

1959 елда “Мәгариф” колхозы (Елгабаш авылы) белән шул исемдә берләштерелә. 1961 елда берләштерелгән “Алга” колхозы составына керә. 1994 елдан – “Алга” коллектив предприятиесендә.

1923 елда башлангыч мәктәп ачыла (элеккеге мәчет бинасында). 1936 елда мәктәп җидееллыкка әйләнә. Шул ук елны яңа бина да салына. 1970 елда урта мәктәп буларак эшли башлый. 1986 елдан – тулы булмаган урта, 2017 елдан кабат башлангыч мәктәп булып кала.

Мәктәптә туган як музее эшли. Авылда балалар бакчасы (1985 елдан; 2009 елдан – мәктәп бинасында), мәдәният йорты (1977 елда яңа бинасы салына), китапханә (1978 ел; мәдәният йортында урнашкан), фельдшер-акушерлык пункты, “Сөймәк” мәчете (2003 ел) эшли.

Мәдәният йорты каршында “Әйлән-бәйлән” хор коллективы (2010 ел), “Сәйлән” хореография коллективы (2010 ел), “Илһам” театр коллективы (2011 ел) эшли.

1816 елда Симәктә 82 ир-ат исәпләнә. 1920 ел мәгълүматларыннан күренгәнчә авылда 734 кеше яши, 1938 елда – 743, 1949 елда – 441, 1970 елда – 353, 2002 елда – 269 кеше яши. 2017 елның әлеге күрсәткече – 211 кеше.

Бүгенге көндә Симәк авылында 200 кеше исәпләнә.

Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова алып бара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев