Авылыбызга табиблар килде
Игелекле һөнәр ияләренең һәммәсенә дә уңышлар, сәламәтлек телибез.
Авылыбызга район үзәк хастаханәсеннән табиблар килде. Бу хакта без белә идек инде. Чөнки авылыбызның шәфкать туташы Эльвира Мирхаҗиян кызы алдан хәбәр иткән иде. Мин табиблар янына тормыш иптәшемне дә иярттем, күршеләрне дә чакырдым. Кеше бик күп килгән иде.
Участок табибы Илгизә Өлфәтовна һәм шәфкать туташы Марина Ивановна авыл халкын игътибар белән кабул иттеләр. Без аларның эшеннән бик канәгать калдык. Эльвира Мирхаҗиян кызы ике авыл халкына медицина хезмәте күрсәтә. Эшен җиренә җиткереп башкара, бик төгәл, итагатьле. Кирәкле дару-препаратларны да Мөслимнән үзе алып кайтып бирә. Игелекле һөнәр ияләренең һәммәсенә дә уңышлар, сәламәтлек телибез.
Хәмдия Әхмәтшина, Вәрәшбаш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев