Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылның киләчәге – эшмәкәрләр кулында

Эшмәкәрлек республикада шактый зур үсеш алды. Үз эшен башлап җибәрүчеләргә хөкүмәт тә саллы гына ярдәм күрсәтә. Җирлегебездә дә соңгы елларда аларның саны күзгә күренеп арта. Бүгенге көндә Мөслим районында 443 шәхси эшмәкәр, 66 фермер исәпләнә. 27 сентябрь көнне Мөслимдә Республикабызда кече һәм урта эшкуарлык секторын үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатын күздә тотучы баланс комиссиясе эшләде.

– Бүген күп яшьләр саладан калага чыгып китү җаен карый. Авыл җирендә дә үз эшеңне башлап, керем алырга була. Теләк кенә кирәк. Мөслимдә шәхси эшен башлаучылар шактый. Алар арасында яшьләрнең дә күп булуы куандыра, – ди ТР Гарантия фонды директоры Тимур Тимергалиев. 
Баланс комиссиясенең пленар өлеше түгәрәк өстәл формасында узды. Залда шактый еллар эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр дә, әлеге сукмакка эз салып килүчеләр дә, мәктәп укучылары да байтак иде. Республиканың икътисад министрлыгы вәкилләрен һәм эшмәкәрләрне район башлыгы Рамил Муллин җирлекнең социаль-икътисади хәле белән таныштырды. 
– Мөслимлеләр эштән курыкмый, башлаганын ахырына кадәр җиткерә. Кемнәндер өмет итеп, нәрсәдер көтеп ята торган замана түгел. Фермер булсынмы ул, кошчылык белән шөгыльләнүче яисә башка юнәлештә үзмәшгульлеген булдырган кешеме – тырыш хезмәт кенә көткән нәтиҗәне бирәчәк. Күп вакыт тәвәккәллек кенә җитеп бетми, – диде район башлыгы. 
Җыелышта министрлык вәкилләренең чыгышлары тыңланды. Үзмәшгульләр белән килешүләр төзү, салым салу тәртибенә багышланган түгәрәк өстәлләрдә һәркем үзен кызыксындырган сорауларга җавап тапкандыр. Авыл хуҗалыгы кооперативларына ярдәм программалары, биржа мәйданчыгында интернет сәүдәнең заманча инструментларына өйрәтү, сату базарларын эзләүгә багышланган сөйләшүләр дә җанлы барды. 
– Районнардагы эшкуарлыкка яңа форматта бәя бирә башладык. Урыннарда проблемалар да күзгә ташлана, яңа алымнар да күреп кайтабыз. Мөслимдә эшкуарлык әле бик киң җәелгән димәс идем. Ләкин алар тырыш, эшчән, алга куйган максатлары бар, адымнары ныклы, – диде ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазыйфаларын башкаручы Венера Камалова. 
Комиссия әгъзалары Тойгелде авылында терлекчелек белән шөгыльләнүче Кәлимулиннарның гаилә фермасы, Фаит Шәйморзин җитәкләгән “Экомилк” җәмгыяте һәм “Фаиза” кооперативы, кошчылык тармагын киң җәелдергән Ирек Хәмәдишинның сугым цехы, “Август-Мөслим” агрофирмасы эшчәнлеге белән таныштылар, җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру юнәлешендә эшлекле киңәшләрен бирделәр. 
Лилия шәймиева. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев