Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылның киләчәге бармы?

Яңа Усыда һәм Метрәйдә узган җыеннарда район башлыгы Рамил Муллин, хокук саклау органнары, социаль учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.

Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова чыгышын демографик хәлгә анализ бирүдән башлады. Җирлектәге ике авылда 384 кеше теркәлгән. Аларның 187се – эш яшендә, 119 пенсионер исәпләнә. Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбендә 25 бала укый, студентлар саны – 18. Узган ел үлем очракларының нык артуы белән истә калыр, мөгаен. Ел дәвамында 13 кеше бакыйлыкка күчкән. Шунысы сөендерә: былтыр бер пар гаилә корган, 4 сабый туган.
Җирлектә ике дистә елдан артык “Нуретдинов” крестьян-фермер хуҗалыгы тотрыклы эшли. Хуҗалык карамагында 3258 гектар сөрүлек җир исәпләнә. Җирлекнең унике кешесе анда үзенә эш урыны тапкан. Моннан тыш авыл җирлегендә теркәлеп эшләүче 6 шәхси эшмәкәр бар. Алар нигездә кошчылык белән шөгыльләнә. Икмәк һәм камыр ризыклары пешерү, халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү юнәлешендә эшләүчеләр дә бар. 
Авылларның социаль йөзен үзгәртүдә, тормыш итү өчен уңай шартлар тудыруда халыктан җыелган үзара салым акчасының файдасы бәхәссез. Яңа Усыда аны узган ел 300 мең сум күләмендә җыйганнар. Дәүләт субсидиясе белән ул 1млн 500 сумга җиткән. 
– Әлеге средстволарның 600 мең сумга якыны Совет урамының аерым участокларын ремонтлауга тотылды. Мәдәният йортына сәхнә киемнәре тектердек, жалюзилар алдык. Юлларны тоту, чишмә ремонтлау, төзекләндерү эшләре башкарылды, – диде Галина Романова.
Усылылар массакүләм спорт чараларында да сынатмый: кышкы спартакиадада бронза медаль алганнар, пенсионерлар арасындагы бәйгеләрдә җиңү яулаучылары да шактый. Мәдәният йортын кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү бара. Грант акчаларына яңа тавыш аппаратурасы алганнар. Мультимедиа җиһазлары алу өчен спонсорлар 140 мең сум акчалата ярдәм күрсәткән. Авылда керәшеннәрнең милли музее ачылу да зур вакыйга булган. 
Метрәй авыл җирлегендә җыенга, гадәттәгечә, халык аз килгән иде. Соңыннан сүз алучылар моның сәбәбен чара узачагы турында алдан игълан ителмәү белән аңлатты. Югыйсә, Метрәй халык саны буенча иң зур җирлекләрдән санала. Биш авылда барлыгы 1087 кеше яши (шуларның яртысыннан күбесе – эш яшендә). Бер ел эчендә генә 27 кеше бакыйлыкка күчкән. Гомумән, авылларда халык саны елдан-ел кими, буш ихаталар арта. Җирлектәге 90 йортның ишегенә йозак эленгән. 
Җирлек тулы канлы тормыш белән яши. Биредә авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү һәм кошчылык белән шөгыльләнүче 14 КФХ исәпләнә. Төзелеш материаллары җитештерү, тимерчелек, халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнүче кече эшмәкәрләр дә шактый. Җирлек халкы тупланган, актив булуы белән башкаларга үрнәк. Бердәмлек аларга үзешчән сәнгатьтә дә, спортта да җиңүләр китерә. Ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнмиләр: Сал. Муханда хатын-кызлар өчен волейбол түгәрәге оештырырга хыялланалар. Метрәй мәктәбендә татар телендә мультфильмнар, кыска метражлы фильмнар төшерүче “Фантазия” студиясенең эшчәнлеген киңәйтүдә ярдәм сорыйлар.
Үзара салым акчасы, җәен һәм кышын юлларны карап тотудан тыш, урам юлларын төзекләндерү, канауларны тирәнәйтү, Метрәй авылында мәдәният йортына койма тоту, шунда ук мәктәпкә керүче баскычны эшләү һәм башка эшләргә юнәлдерелгән. Хуҗасыз этләрдән арыну буенча да эшләгәннәр.
Бер караганда, бар да әйбәт, бар да яхшы. Инфраструктура өлкәсендә булган проблемалар да хәл ителеп бара кебек.
– Узган ел ялган аракы эчүдән үлгән биш кешенең өчесе сезнең җирлектә булу сагайта. Күпме халкы булган Метрәйдә кайчаннан бирле имам-хатыйп таба алмавыгыз аңлашылмый. Авылның киләчәге – авылда яшәүчеләрнең үз кулында, – диде район башлыгы. 
Авылларның бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылучылар бар икән. Метрәйдә сорау-тәкъдим җиткерүчеләр күп булды. Метрәй һәм Сал. Мухан авылларына асфальт юл булырмы? Басуларны сугару программасы буенча башланган эш Ольгино буасының суын бетермәсме? Метрәй урамнарына яктырткыч лампалар кайчан куелыр? Мәчетне рәсмиләштерү төгәлләнерме? Ике ел элек сүтелә башлаган Сал. Мухан авылы клубы кайчанга кадәр хәрәбә хәлендә торыр? Хуҗасыз этләр кайчан юк ителер? Сорауларның күбесенә шунда ук җавап та бирелде. Халыкны борчыган мәсьәләләрнең күбесе җирлектә үк хәл ителерлек, югыйсә. Аларны, елга бер узучы җыеннарга кадәр саклап йөртмичә, вакытында хәл итү ягын карарга кирәк. Җирлек башлыкларына да, халык гозеренә колак салып, кулдан килгәнчә проблеманы хәл итү хәерледер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев