Мөслим-информ

Авылның аяклы тарихы

"Авылыбыз хәзинәсе, аяклы тарихы” диләр Тәзкирә апаны. Мәгариф ветераны, 40 ел балаларга татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыткан райондашыбыз, РСФСРның атказанган укытучысы, җирлекнең хөрмәтле кешесе ул. Авылдагы бер генә чара да аннан башка узмый. Аның кул эшләре авыл музеенда, мәктәптә кадерле ядкәр булып саклана.

– Кечкенәдән Вәрәшбаш авылында, Тәзкирә апаларда үскәнгәме, югары белем алгач та шушында укытырга кайттым. Лидер сыйфатларына ия булган Тәзкирә апаның иплелегенә, татар әдәбияты дөньясында иркен йөзүенә, тирән белеменә гомер буе сокландым. Лаеклы ялда булса да, бүген дә мәктәптә, балалар бакчасында көтелгән кунак ул. Әхлак дәресләре алып бара, кул эшләре серләренә өйрәтә. Тәзкирә апаның өендәге кып-кызыл розалар чигелгән тәрәзә пәрдәләре, ишек чаршаулары, мендәр тышлыклары әле дә күз алдымда, – ди Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе директоры Ләйсән Яхина. Тәзкирә һәм Заһит Низамиевлар яшәгән өй эчендә кая карама – кул эшләре. Әнә чигүле мендәрләре белән балкып утыручы карават. Аның япмасын да Тәзкирә апа күзне камаштырырлык төстәге җепләр белән үзе бәйләгән. Дивардагы шамаилләр, картиналарның исәбе юк. Намазлык, салфеткалар да күңел җылысын салып чигелгән. Өстәл лампасы һәм аш бүлмәсендәге яктырткыч абажур өстенә эленгән япмалардагы гарәпчә “Бисмилла” сүзе, утны кушу белән, балкып яна башлый.– Кул эшләре белән Тәзкирә кебек яратып шөгыльләнүче кеше тагын бармы икән?! Бергә гомер итүебезгә декабрьдә төгәл 55 ел була. Шул вакыт эчендә аның оста куллары күпме пар оекбаш-бияләй, жилет-кофта бәйләгәндер?! Тәзкирә гомер буе мөгаллимә булып калды. Авылыбызның остабикәсе дә ул, уналты ел инде олысын-кечесен дин гыйлеменә өйрәтә. Вәрәшбашта бүген 22 кеше Коръәнне гарәпчә укый белә. Мәктәптә дә, мәдрәсәдә дә укучылары аны һәрвакыт уңышлары белән сөендереп тора, – ди хәләле Заһит абый.Тәзкирә апа Низамиева кул эшләренә кечкенәдән хирыс була. Бишенче класста укыганда әнкәсе белән ярыша-ярыша йон эрләп оекбашлар бәйли. Сеңлесенә кофта, шәлләр бәйләп бирә. Өйләренең һәр почмагына чигүле япмалар элә.– Әнкәй туку станогында паласлар, алъяпмалар суга иде. Аларны бүген дә кадерләп саклыйм. Кечкенәдән үзебезне үзебез киендереп үстек – тектек, бәйләдек. Мәктәптә укыганда парта астында ыргак белән челтәргә кадәр бәйли идек. Өйдә телевизор каршында утырганда да, карамыйча гына, шактый кием бәйләнде. Юклык чорларда балаларга күлмәк-чалбарга кадәр тегеп кидердем. “Аҗаган” уенына бик күп балага галстук тегеп биргәнем дә хәтердә, – ди Тәзкирә апа.1986 елда гарәп графикасын өйрәнә башлагач, чигүләрендә “Бисмилла” сүзе төп атрибутка әйләнә. Тәзкирә апа бүгенге көнгә кадәр 50дән артык шамаил чиккән. Бәби ашларына, туган көннәргә барганда, “Аллаһ юлдашыгыз булсын!” дип, Аллаһ сүзе чигелгән шамаилләрне ихлас күңелдән авылдашларына бүләк итә. Тәзкирә Низамиева күптән инде авыл тарихы сагында тора. Өч дистәгә якын тарихи китап язган ул. Аларда – Вәрәшбаш авылының тарихы да, авыл кешеләре, алар белән бәйле истәлекләр, җирлек кешеләре турында атамалар, авторның күңел түреннән ургылып чыккан шигырьләр. – Чакырган җиргә бармый калганым юк. Авылдашлар, балалар, укучылар белән очрашу – үзе бер сөенеч. Укучылар викториналарда бик теләп катнаша. Чигү буенча мастер-класслар да үткәрәм. Шунысы сөендерә: кечкенәдән кул эшләренә тартылучылар бик күп авылыбызда. Тик торырга яратмыйм. Хәтер барда язасы, кул эшләрен күбрәк эшлисе килә, – ди Тәзкирә апа.Актив тормыш рәвеше алып баручы, килгән-киткән кешене күчтәнәчсез җибәрмәүче, аш-суга, кул эшләренә оста Тәзкирә апа бүген дә яшәгән җирлеге, туган авылы турында туктаусыз мәгълүматлар туплый, даими эзләнә. Авылның хәзинәсе, аяклы тарихы дими, ни дисең аны?!

Лилия ШӘЙМИЕВА

Автор фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: