Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылларда өмәләр чоры

– Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап, Советлар Союзы Герое Гыймазетдин Вәҗетдинов һәйкәлен койма белән әйләндереп, брусчатка җәйдек, һәйкәл итәгенә чәчәкләр утырттык.

Быел коронавирус авыруы таралу куркынычын булдырмау максатында зурлап митинг уздырылмады. Веноклар кую белән чикләндек.
Яз, җәй айлары авылларда өмәләр чоры бит ул. Исәнсеф авылында да төзекләндерү, чистарту эшләре үтте. Хуҗалары читкә чыгып киткән йортларның ихаталарын матур итеп коймалап куйдылар. Бу эштә әлеге нигезләрнең нәсел-нәсәбе һәм күршеләре башлап йөрде. Мәңгелек йортыбыз турында да онытмадык. 4-5әрләп булса да барып, зиратыбызны тәртипкә китердек. Өмәдә катнашучыларның һәммәсенә дә рәхмәт. Авылыбызны һәм тирә-юнебезне матурлау, төзекләндерүгә әнә шулай күпләр үз өлешләрен кертергә тырыша.

Мөҗәһидан Мортазин, Исәнсеф авыл җирлеге ветераннар советы рәисе:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев