Мөслим-информ

Авылларда  эшмәкәрләр арта

Тойгелде – эшмәкәрлек үсеш алган җирлек.

Игенчелек белән шөгыльләнүче эре фермер хуҗалыкларыннан тыш биредә Разыйф Кәрамов, Ришат Сәйфуллин һәм Лениза Ситдыйкованың кошчылык фермалары эшли. Мөдәррис һәм Руслан Кәлимуллиннар, гаилә фермасы төзеп, эре мөгезле терлек үрчетә. “Фаиза” сөт продуктлары җитештерү кооперативы да Тойгелде авыл җирлегендә урнашкан. Беренчеләрдән булып үз эшен башлаган Сәел Каюмов та эшчәнлеген дәвам итә – җиһазлар ясый. Сәүдә белән шөгыльләнүче вак эшмәкәрләр дә бар. “Эшмәкәрләребез ел дәвамында 80ләп кешене эш белән тәэмин итә”, – ди Тойгелде авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗев. Авыл башлыгы сүзләренә караганда, тагын 4-5 егет үз эшен башларга теләк белдергән. Ихаталарында күпләп мал-туар тотучылар, сөт ризыклары әзерләп сатучылар да аз түгел. Җәмгысе 494 шәхси хуҗалыкта 290 сыер, 56 ат, 276 сарык, 62 кәҗә исәпләнә. 
Урамнарны яктырту, юллар торышы һәм су белән тәэмин итүгә бәйле проблемалар юк, диләр. Ташлыяр, Тойгелде авылларында чиста су мәсьәләсе чишелеш тапкан. Быел Атласта да үзара салым акчасы хисабына су линияләрен яңарту планлаштырыла. Шул максаттан атласлылар үзара салымны 1 мең сумнан җыярга булганнар. Җирлекнең калган авылларында үзара салымны 18 яше тулган һәркемнән 700 сумнан җыярга дигән фикергә килгәннәр. I-II төркем инвалидларга, Әфган, Чечня сугышында катнашучыларга һәм көндезге бүлектә укучыларга үзара салым 350 сум, дип билгеләнгән. Җыелган акча юлларны ремонтлау, өстәмә лампалар алу, карт агачларны кисү, Тойгелдедә иске зиратны койма белән әйләндереп алу һәм һәйкәлне төзекләндерү һ.б. өчен тотылачак. Узган ел үзара салым акчасы хисабына Тойгелде мәктәбендә класс бүлмәләренә линолеум җәелгән, Ташлыярда парк ясала башлаган, Атлас һәм Тойгелдедә су башнясы территориясе койма белән әйләндереп алынган һ.б. 
– Иртән торуга юллар чистартылган. Суыбыз бар, урамнар якты. Бүген бу проблемалар турында сүз кузгатучы да юк, – ди җирлекнең ветераннар советы рәисе Равил Минһаҗев. – Күңелгә тигәне шул: хуҗасыз йортлар саны арта. Үзара салым акчасына әлеге йортларның җимерек коймаларын алыштырырга иде. 
Михайловка авыл җирлегендә яшәүчеләрнең 52 процентын – татарлар, 47 процентын руслар тәшкил итә. Башка милләт вәкилләре дә бар. Җирлек составына кергән Михайловка һәм Элемтә авылларындагы 240 хуҗалыкта 614 кеше яши, шуларның 170е – пенсионер. 
Соңгы елларда җирлектә үз эшен башлаучылар саны күбәя. Бүген биредә өч шәхси эшмәкәр һәм ике фермер хуҗалыгы эшли. 
Озак еллар эшкәртелмәгән җирләргә дә хуҗа табылды – “Намус” агрофирмасы уңышлы гына эшли. Тик, ни гаҗәп, җирлектән агрофирмада нибары ике кеше хезмәт куя һәм җирлектә яшәүче 57 кеше генә (аларның да күпчелеге – бюджеттагылар) эш белән тәэмин ителгән! Ә эш яшендәгеләр җирлектә – 274 кеше! “Халыкның авыл хуҗалыгында эшләргә теләге юк. Кайберәүләр сезонлы эшкә йөри”, – ди Михайловка авыл җирлеге башлыгы Роберт Исламов. Шәхси хуҗалыгында мал тотучылар, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләр бар, анысы. Җирлектә 39 савым сыеры, 140 мөгезле эре терлек, 21 дуңгыз, 259 сарык һәм 52 кәҗә исәпләнә. Маллар санының кимүе күзәтелә. 
Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү, авыл хуҗалыгына кызыксыну уяту максатында Михайловка урта мәктәбендә куяннар, тавыклар да үстерәләр. Мәктәп яны участогыннан да керем алырга тырышалар. 
Урамнарны яктыртуда, су белән тәэмин итүдә проблемалар юк. Җирлек карамагындагы 10 километр юлның 1,6 километрына асфальт түшәлгән, калганына гравий җәелгән. Узган ел үзара салым акчасының күп өлеше юлларны ремонтлау өчен тотылган. “Асфальт юллар иске, ел саен чокыр ремонты ясарга туры килә. Бу зур чыгымнар сорый”, – ди җирлек башлыгы. Быел да үзара салым акчасының бер өлеше юллар ремонты өчен тотылачак. Михайловка һәм Элемтә су башняларына да ремонт планлаштырыла. Сабантуй паркын төзекләндерү, балалар мәйданчыгы ясау һәм мемориал төзү дә күздә тотыла. 

Римма Афзалова.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: