Авылларда бүген кызлар җыры, гармун моңы чыңлый өйләрдә. Фоторепортаж
Узган җомгада Мөслимдә “Каз өмәсе” фестиваленә йомгак ясалды.
Масштаблы чарага кунак булып Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев, якташыбыз – шагыйрь, драматург Ләбиб Лерон килгән иде. Район мәдәният йортында узган чара югары дәрәҗәдә оештырылган иде.
– Мондый матур чарада беренче мәртәбә катнашуым. Мөслимлеләр “Каз өмәсе”нә ныклап әзерләнгән. Чарада без татар халкының гореф- гадәтләрен, милли йолаларын күрдек. Халкыбызның борынгы йоласыннан күренгәнчә, татар халкы хезмәттә, үзара ярдәмләшеп яшәүдә тормыш яме таба. Каз өмәсе күмәк эш кенә түгел, күңел ачу чарасы да, үсеп килүче буынны эшкә өйрәтү дә булып тора. Каз өмәсен ел саен зурлап үткәрергә кирәк, дигән фикергә килдем. Әлеге чара ел саен Мөслимдә узса, тагын да отышлырак булачак! – диде Фәрит Уразаев.
Казан кунагы Мөслимнең һәр башлангычта олпат адымнар ясап, республика күләмендә үрнәк район буларак телгә алынуын билгеләп үтте.
Район мәдәният йорты фойесында кул эшләреннән бик матур күргәзмә дә оештырылган иде. Чиккән мендәрләр белән бизәлгән авыл өе күренеше, каз бәбкәләрен саклап утыручы әби композициясе, каз мамыгы, йоны, каурыйларыннан ясалган кул эшләре – һәрберсе күз явын алырлык иде. Яшь кызлар һәм урта яшьләрдәге ханымнар, гармун моңына кушылып, җырлый-җырлый каз йолкыдылар. Аннан каз түшкәләрен көянтәләргә асып, су буена чайкарга алып төштеләр. Каз түшкәләрен суын саркытырга дип элгәч, өмәдә катнашучылар, каз маена манчый-манчый тәбикмәк белән тәмләп чәй эчте.
– Мөслим минем өчен – бик якын, бик кадерле, бик газиз! Мөслимлеләр бер эштә дә сынатмыйлар. Бөтенроссия авыл Сабантуен үткәрү генә дә ни тора! Каз өмәсе дә шундый дәрәҗәдә оештырылган. Гаҗәеп матур эшләнгән күргәзмә, мул табыннар – бәйрәм күрке! Тагын шунысы гаҗәп – өмәдә катнашучылар чын-чынлап каз йолкыды! Тамаша өчен, гадәттә, муляж кулланалар бит. Өмәдә катнашкан апаларның, кызларның каз мамыгын йолкулары, мамыкның ак күбек булып очуы үзе бер матурлык тудырды, – ди Ләбиб Лерон.
Район мәдәният йорты үзешчәннәре бәйрәмдә катнашучыларга җырларын да бүләк итте. Район үзәгендәге “Кояшкай”, “Миләшкәй”, “Ләйсән”, “Күбәләк” балалар бакчаларына йөрүче нәниләр, Мөслим лицее, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе, Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары кунакларга шигырьләрен бүләк итте, каз өмәсенең нечкәлекләрен сөйләде.
– Балалар бу чараны көтеп алдылар. Авылда әби- бабасы булганнарның каз өмәсендә катнашканнары, каз тәпиләрен чистартканнары бар. Без кечкенә чакта әбиемнең каз каурыйларын ишек төбеннән су буена кадәр чәчеп барганы истә калган. Шулай иткәндә киләсе елда да казлар күп һәм симез була, дигән ышаныч яшәгән. Йоланы беркем дә бозарга батырчылык итмәгән, – дип сөйләде “Кояшкай” балалар бакчасының музыка җитәкчесе Алсу Сәгъдиева.
Авыл җирлекләре “Каз өмәсе”нә җирлек уңганнары әзерләгән тәм-томнар алып килгән иде. Мәдәният йортының иркен залында ярминкә бара, диярсең! Рус Шуган авыл җирлеге табынында татарның өчпочмагы да, бәйрәм символы – ыслап тутырылган каз да бар иде, тозланган гөмбә, төрле эчлек салынган коймаклар, пәрәмәч-пироглар да мулдан иде.
– Безнең җирлектә күпчелек руслар яшәсә дә, татар халкының традицияләрен дә беләбез һәм хөрмәт итәбез. Татар бәйрәмнәре безгә ят түгел! Үзара дус-тату яшәү – бик рәхәт! – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.
Баланлы, Вәрәшбаш авыл җирлекләре кош итеннән милли ризыклар тәкъдим итте. Баланлыларның каз ите, муен-тәпиләрдән пешерелгән бәлеше, каз бавырыннан әзерләнгән коймаклары белән чират торып сыйландылар! Вәрәшбашлыларның бәлешләре, үлән чәйләре, койкалары да телне йотмалы иде!
Уеннар белән үрелеп барган бәйрәмдә төрле н о м и н а ц и я л ә р д ә бүләкләнүчеләр дә булды. Бөтендөнья татар конгрессы быел беренче тапкыр Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивален оештырды. Фестивальнең җиңүчеләре район мәдәният йортында үткән чарада Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев кулыннан Бөтендөнья татар конгрессының дипломнарын алды. Фестивальдә “Яңа технологияләр нигезендә эшкәртелгән каз-үрдәк продукциясе” номинациясендә беренче урынны кошчы фермер Ирек Хәмәдишин алды. “Каз-үрдәктән пешерелгән татар халык ашлары” номинациясендә Илназ һәм Ралина Бәшировларның гаилә фермасы – беренче урынга, Мөслим политехника техникумы өченче урынга лаек булды. “Каз-үрдәк мамыгыннан ястык-мендәрләр тутыру һәм матур чигеш белән тәэмин итү” номинациясендә Түбән Табыннан Саһира Абдуллинаның чигүле мендәрләре икенче урынны алды. Район күләмендә үткәрелгән “Каз өмәсе” бәйгесендә авыл җирлекләре, мәгариф идарәсе, мәдәният бүлеге составындагы оешмалар активлык күрсәтте. “Иң әзерлекле авыл җирлеге күргәзмәсе” номинациясендә Иске Карамалы авыл җирлеге беренче урынны алды. Аларга Бөтендөнья татар конгрессыннан махсус бүләк – мультиварка тапшырылды. Баланлы, Вәрәшбаш, Рус Шуган, Олы Чакмак, Баек, Әмәкәй, Метрәй, Мәлләтамак авыл җирлекләренә, район мәгариф идарәсенә район Башкарма комитеты җитәкчесенең дипломнары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды. Мөслим урта мәктәбе, лицей, Түбән Табын төп мәктәбе һәм Түбән Табын интернат-мәктәбе күргәзмәгә каз мамыгыннан бик матур эшләнмәләр алып килгән иде. Лицей каз өмәсеннән музыкаль күренеш тәкъдим итте. Әлеге күренеш татар мохитен, әби-бабаларыбыз тормышын күрсәтте. Мөслим урта мәктәбе каз бизәү буенча җиңүче булды. Балалар бакчалары күрсәткән мастер-класслар да һәркемнең күңеленә хуш килгәндер.
– Район мәдәният бүлеге һәм Бөтендөнья татар хатын- кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге оештырган әлеге чарадан шулкадәр матур тәэсирләр алдым! Чарада буыннар бәйләнеше ачык чагылыш тапкан. Балаларны, урта буынны һәм өлкәннәрне берләштерүче, бербөтен итүче мондый күркәм йолаларыбыз дәвамлы булсын иде! – диде Фәрит Уразаев.
– Бүгенге чара бик матур кичерешләр, бик озакка җитәчәк көч һәм дәрт бирде. Балаларыбызның һәр чыгышы күңелгә якын, җырлары күңелнең нечкә кылларын тибрәтерлек булды. Оештыручыларга бик зур рәхмәт! – диде Иске Вәрәш авылыннан Резеда Моратова.
Лилия Шәймиева.
Айзилә Мөхәмәтҗанова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев