Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылга нур иңдерүче

Совет чорында елый- елый һинд киноларын ка­раган кешеләр Һиндстан дигән илнең нинди икәнен күзалдына китерәдер.

Ма­тур табигать, күңелне ер­тып керерлек көй, соклан­дыргыч биюләр. Болар барысы да кинода күргән искиткеч гүзәллек. “Кай­да син юк, шунда рәхәт” дигән әйтем дә борынгы­лар авызыннан юкка гына чыкмагандыр. Үз күзләрең белән күреп, үз колакларың белән ишетеп, үз кулларың белән тотып, үз аякларың белән таптап карасаң гына, әйбернең ниндилеген тоясыңдыр ул. Заманын­да нинди матурлык дип со­кланып караган Һиндстан җире дә, баксаң, искитмәле түгел икән, моны безгә авы­лыбыз имамы Сәхипҗан абый Бәдертдинов сөйләде.

“Мин күрше Минзәлә рай­оны Имәнле авылында туып үстем. Җиденче классны тәмамлагач, авылда тракторист булып эшли башладым. Аннан йөк машинасына утырттылар. Анда икмәк ташу кебек төрле хезмәтләр куйдым. 18 яшемдә армиягә алынып, өч ел Польша­да армия хезмәтен үттем. Ике елга контракт белән калып, өлкән сержант булып йөрдем. Польшадагы концлагерьга сол­датларны экскурсиягә алып бара идем.

Армиядән кайткач, Әлмәтнең буровой өчен кад­рлар әзерләүче училище­сын тәмамладым. Нефть­че булып эшли башладым. Эш урыныннан Кубага ко­мандировкага кандидат итеп мине күрсәткәннәр. Миннән: “Барасыңмы?” – дип сорады­лар. Мин исә, балалар дөнья күрер, белем алырлар дип, риза булдым. Ләкин чакыру Кубага килмәде, ә Һиндстанга булып чыкты. Шулай итеп, 1985 елда без гаиләбез белән Һиндстанга киттек. Мин анда 32 тонналы КРАЗ-257 маши­насында машинист булып эшләдем. Җир астындагы тор­баларны сөйрәтеп чыгарып, төзәтеп, кире төшерү белән шөгыльләндек. Бу “скважина­ларга капиталь ремонт” дип атала иде. Шулай ук индуслар­га нефть өлкәсендә эшчәнлек буенча дәресләр бирә идем.

Һиндстанда бае бик бай яши, йортлары ике-өч катлы. Берен­че катында шәхси хастаханәсе бар, шунда ук авыруларны дәвалый. Ятып дәвалана тор­ган урыннары да бар. Ә калган катларында гаиләләләре белән үзләре яшиләр.

Беренче карашка анда­гы мәхшәрне күреп шаккат­кан идем. Хәтта: “Мин монда яши алырмынмы икән?” – дип шикләнә үк башлаганым истә. Чөнки умарта корты оясында ничек гөжләсә, монда да халык шулай иде. Җирдә сыер ята, аны куып җибәрүче юк, май­мыллар утыра, аларны хәтта урап узалар. Урам тулы бала- чага, өсләрендә юньле-рәтле кием дә юк, җитмәсә кулла­рын сузып, ашарга ипи, акча сорыйлар. Берәр әйбер бирсәң, бик шатланалар иде.

Хатын-кызлар бар нәрсәне башларына куеп ташыйлар, ул сумы, измәме, балчыкмы, ком­мы – бөтенесе башта. Югыйсә, урамда кран да бар, халыкка эш булсын дип, шулай кылана­лар. Җирләрен зур-зур үгезләр җигеп эшкәртәләр, анда дөге чәчеп үстерәләр, гомумән ал­ганда халык эшсез тормый.

Анда күпдинлелек. Бер өлеше сыерларга, маймыллар­га, сыннарга табына. Мәсәлән, җир сөрүче үгезләр басуда авы­рып егылалар икән, аларга тию­че юк. Икешәр көн үлә алмыйча интегеп ятсалар яталар, ләкин аларны чалмыйлар. Соңыннан гриф кошлары килеп, ашап бетерәләр инде. Мөселман дине тотучылар да бар. Дин­не бик хөрмәт итәләр, эштә дә биш вакыт намазны калдыр­мыйлар. Телевизор карамый­лар, Гает вакытында гына ачып, азан тыңлыйлар да, кире кара чүпрәк ябып куя иделәр. Ел буена телевизор шул килеш тора. Изге Рамазан айларын­да ураза тоталар. Ураза, Корбан бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үтәләр. Гореф-гадәтләргә килгәндә, үз бәйрәмнәре бар инде, бик биек итеп ясалган ка­рачкыларны яндырып, шуның тирәли җырлап-биеп йөриләр. Анда урманнар юк, агач-утын юк. Шуңа күрә кеше үлгәч, аны күмү бик зур проблема булып торган. Байлар гына мәетләрен яндырып, көлен җиргә күмә алалар иде. Ә хәерче халык нишләткәндер, әйтә алмыйм.

Үз туган җирең бик ка­дерле инде ул. Монда синең гаиләң, әтиең-әниең, кендек каның тамган туфрак. Безнең гаиләдә элек-электән үк бик дини кешеләр иде. Мин яшьтән үк намаз укыдым, дини ки­таплар белән танышып бар­дым. Дини йолаларны үтәдем. Вәрәшбашка кайтып төпләнгәч тә, авыл халкы бик җылы ка­бул итте, 2004 елда авылның имамы итеп билгеләде. Алла­га шөкер, авылыбызда мәдрәсә, мәчет эшли. Халык теләп йөри, бабайлар җомга намазын кал­дырмыйлар, мәдрәсәләрдә уку­лар атна буена дәвам итә...”, – дип искә ала гомер елларын Сәхипҗан абый.

Авылыбыз имамы Сәхипҗан абыйга без зур рәхмәтле. Чөнки ул – авы­бызга иман нуры иңдерүче, авылыбызны азан тавышы белән моңландыручы. Дини бәйрәмнәрне, халкыбызның гореф-гадәтләрен җиренә җиткереп оештыра белә, киңәшләрен биреп, авыл хал­кын туры юлга өнди. Узган ел район буенча оештырыл­ган “Нурлы мәчет” конкур­сында гран-при яулауда да имамыбызның өлеше зур.

Сәхипҗан абыйга сәламәтлек телибез, алда да авылыбызга иман иңдерүче, дингә өндәүче булып, озак яшәсен әле.

Миләүшә Хәсәнова.

Вәрәшбаш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X