Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылга җан өрүче

Филиза Фарухшина – Иске Сәет авылы кызы. Башлангыч белемне ул – туган авылында, урта белемне Тат. Бүләр мәктәбендә ала.

– Әнием беренче укытучым булды. Бертуган энемнәрнең дә тәүге остазлары әни иде. Әни безне беркайчан да башкалардан аерып карамады. Мәктәптә ул – таләпчән укытучы, өйдә ягымлы әни иде. Без укыган чорда укытучылардан ягымлылык, ниндидер бер җылылык бөркелә иде. Укытучы һөнәрен сайлавыма да шул сәбәп булгандыр. Укытучы һөнәренә кечкенәдән хөрмәт белән карадым, – ди Филиза. 
Мәктәп Филизаларның ишегалдында гына була. Кул сузымында булган белем йортына әнисе иң беренче булып керә, иң соңгы булып чыга. Иртүк торып, өстәл артында дәреслекләргә күмелеп утырган әнисе хуҗалык эшләрен карарга да, өч баланы тәрбияләргә дә җитешә. 
– Тормыш иптәшем Флүр белән һәрвакыт аңлашып яшәдек. Әтиләре мактаулы механизатор булды, эше тынгысыз иде. Балаларда башкаларга карата ихтирам, сабырлык кебек сыйфатлар тәрбияләргә тырыштык. Балаларыбыз кечкенәдән мөстәкыйль булып үсте, – ди Наилә апа. 
Урта мәктәптән соң Филиза Яр Чаллы педагогия институтына юл тота. Укыган чорда практиканы Тат. Бүләр урта мәктәбендә һәм Яр Чаллы гимназиясендә үтә. Өченче курста ул булачак тормыш иптәше Ринас белән таныша. 
– Дус кызым: “Яңа елны бергә каршы алыйк!” – дип үзләренә чакырды. Аның сөйгән егете бәйрәмгә якын дустын да алып килгән иде. КамАЗ белән килде егетләр! Күрше авыл егетләре икән. Минем, укуны тәмамлагач, авылга кайтасым шулай хәл ителде. Без Ринас белән шуннан бирле бергә, – ди Филиза. 
Укуын тәмамлагач, Филиза Яңа Карамалы башлангыч мәктәбендә эшли башлый. Сыйныфтагы өч бөртек баланың һәрберсен яратып укытканы турында сөйләп тору кирәкме икән?! Укучылары аны бүген дә “әни кебек булды” дип, сагынып искә алалар. Бер ел укыткач, Филиза декрет ялына чыга. Әни булу бәхете аңа эштән кыскартылу көенечен дә алып килә. Укучылар саны кимү сәбәпле, мәктәптә укытучылар да кыскартыла. Филиза аптырамый, “күрше авылга йөреп укытырмын” дип уйлый. Күбәк мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыту мөмкинлеге була. Ике яшьлек улы гына, дәү әнисендә калганда, яшьле күзләрен тутырып: “Кая барасың инде? Китмә, әни!” – дип кала. Улының яшьле күзләре көне буе күз алдыннан китмәгән Филиза эштән туктарга мәҗбүр була. 2003 елдан Филиза Яңа Карамалыда клуб мөдире булып эшли башлый. 
– Филиза кечкенә генә авылга җан өрде. Чараларда, бәйрәмнәрдә авылның яше дә, карты да бик теләп катнаша. Филиза җор телле, актив һәм бик ярдәмчел булуы белән аерылып тора. Авылларның рухи дөньясын, гореф-гадәтләрне саклауга Филиза кебекләр зур өлеш кертә, – ди Иске Карамалы авылында яшәүче Миләүшә Гәрәева. 
Авыл клубы элеккеге мәктәп бинасына урнашкан. 1971 елда сафка баскан мәктәпкә авыл халкы, ике еллык үзара салым акчасын туплап, бик яхшы ремонт ясаткан. Биредә бүген Филиза Фарухшина кул астында “Көмеш кыңгырау” нәфис сүз түгәрәге, “Тамчы” бию, “Оста куллар” кул эшләре берләшмәләре эшли. Берләшмәләрдә 12 бала шөгыльләнә. 
Әнисе эшкә киткәндә елап калган Рунарга да инде 22 яшь тулган. Рунар Яр Чаллы шәһәрендә эшли, кызы Гөлнар Күбәк мәктәбенең 10 сыйныфында укый. Балалар бакчасына йөрүче төпчекләре Рамазанга 6 яшь тула. Филиза эшендә дә, гаиләсендә дә мактаулы. Районда үткәрелгән “Каз өмәсе” конкурсының “Канат-каурыйдан кул эшләре” номинациясендә Яңа Карамалы авыл клубы икенче урын яулады. “Җир сулышы” республика конкурсында райондашыбыз җитәкләгән “Почемучки” һәвәскәр берләшмәсе беренче дәрәҗә лауреат булды. 
– Филиза җитәкләгән “Яшь йөрәкләр” ансамбле, “Тамчы” бию түгәрәге һәрвакыт матур чыгышлары белән сокландыра. “Һәр авылга – үрнәк мәдәният учагы” конкурсында Яңа Карамалы авылы клубы ел саен беренче өчлеккә керә. Бу – клуб мөдиренең тынгысыз эшенә зур бәя, – ди Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев