Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылда мал бетсә?!

Авылларда сыерлар саны кимү сәбәпләрендә дә казынасым килми. Әмма бүген сыерын бетергән кеше иртәгә аны тергезми. Ни үкенеч, элек-электән авылда ятим әбиләр генә асраган кәҗәләр саны арту күзәтелә.

Ике малай балалар бакчасыннан кайткан да бабаларына сорау бирә икән: 
– Бабыкай, безне каян алып кайтканнар? 
– Белмим, әбиегездән сорагыз! – дигән бабалары. 
Шул ук сорауны әбиләренә бирәләр. Әбиләре: “Кәбестә арасыннан табып алып керделәр”, – дип котылган. Малайлар читкәрәк киткәннәр дә сөйләшәләр икән: 
– Боларга бәбәйне каян алып кайтканны өйрәтик микән? Әллә белми үлсеннәрме? 
Диспансерлаштыру үтәргә кыстый башлагач, медикларга шул анекдот белән җавап биреп котыла торган идем. Диспансерлаштыру дигәннәре әллә нинди чирләр табып бирер дигән тойгы уята. Шуңа да белми калуың хәерле дип саный идем. Ә менә ветеринарларның ел саен уздыра торган профилактик чараларына килгәндә, харам кертмичә, һәр сыерның саулыгын тикшертеп барам. Ник дигәндә, сөт эчүчеләр күп: кайсына көтү кайту белән савып алган сөтнең күбеген өрә-өрә эчү кызык, кайсы суыткычка куеп сыер исе килү беткәнче суытып эчә, кайсы сөтсез чәйгә якын да килми, кайсына сепаратор борыныннан аккан җылы сөт өстен ипи өстенә агызып, кайсына суытып ашау кирәк, кайсының сепаратор чаптырганда барлыкка килгән сөт өстенә һушы китә. Ә инде өстәл өстендә катык булмаса, сорап алалар. (Менә шулар өчен генә дә асрарсың сыерны). Кыскасы, кая ул пастеризацияләү, кая ул йогышсызландыру, стерильләштерү?! Шуңа да бу очракта сыер малының сау-сәламәт булуы зарур. 
Авыллар яныннан узганда таралып утлаган яки туплауда ятучы сыерларны санарга яратам. Ни кызганыч, сыерлар кими. Минем архивта колхозларның 24 СХ формасындагы отчеты бар. Ул турыда сөйлисем килми. Анекдоттагы мулла абзый әйткәндәй, Ходай кушкандыр... Авылларда сыерлар саны кимү сәбәпләрендә дә казынасым килми. Әмма бүген сыерын бетергән кеше иртәгә аны тергезми. Ни үкенеч, элек-электән авылда ятим әбиләр генә асраган кәҗәләр саны арту күзәтелә. Аны элек хәерчелек билгесенә санадылар. Минем әткәй мәрхүм – биш яше тулар-тулмас ятим калып, хәерчелекнең төбеннән күтәрелгән карт – гомергә “Картлык көнемдә кәҗә асрамасам иде дә, каравылга кермәсәм иде” дип теләде. Үзе үләренә ике ай калганчы сыер асрады. Аны таныганнар белә: малай чагында, лобогрейкага эләгеп, уң кулының ике бармагын өздергән дә, калдыклары бергә ябышып төзәлгән. Шуңа да карамастан, әнкәй авырып хастаханәдә ятканда да авырыксынмады, сыерын үзе сауды. 
Әле бүген ветслужба, Аллага шөкер, терлекнең саулыгын нык контрольдә тота. Лейкоз, туберкулез кебек афәтләрнең таралмавында олы киртә булып тора. Мөрәҗәгать итсәң, башка ярдәмнән дә баш тартмый. 
Минем, гомер буе зоотехник булып эшләп, пенсиягә чыккан кодачам бар, Чалпыда яши. Җитмештән узса да, бик тере, юморлы кортка. Балаларга баргач, беркөнне утыртып алып кайтырга туры килде. Чалпының урам чатына бик матур бина салып куйганнар, ишегендәге язуларына караганда, административ бина. 
– Нәрсә бу? – дим. 
– Мачы печә торган җир, – ди кодачам. 
Ветучастокка өй салып бир-гәннәр икән. Авылда мал бетсә, чыннан да, мәче карый, этләрнең бет-борчаларын тарый торган җир генә булып калмаса ярый иде дә... 
Диспансерлаштыруга кире кайтып: куркуны җиңеп үттем мин аны. Шикәргә дә, холестеринга да, башка анализларны да бирдем, ком-ташларны да тикшерттем. Иякне салкынга терәп, шәрә килеш карточкага да төштем. Стоматологка гына кермәдем, бабай әйткәндәй, пачаму, патамушты тешләр кәҗүннәй иде. Без бара тоган кабинеттагы Дилә Рахмаева белән Илнар Шәмсетдинов: “Абый, сәламәтлегең егетләрнеке кебек!” – дип, аркадан сөеп озатып калдылар. 
Әнвәр Сәрвәров. 
Тат. Бүләр. 

Фото– Рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X