Мөслим-информ

Авылда ат асрыйлармы?

Авыл җыеннарында халык җирлек башлыклары эшенә бәя бирә.

Биш авылга – ике мәктәп, 
алары да башлангыч
Симәк авыл җирлегенә кергән биш авылдагы 229 хуҗалыкта 413 кеше даими яши (Симәктә – 197, Елгабашта – 145, Торышта – 134, Красноярда – 73, Кырынтауда – 3 кеше). Уку яшендә – 42, мәктәпкәчә яшьтә 12 бала бар. Эш яшендәге 238 кешенең 59ы читтә эшли. Җирлектәге “Август-Мөслим” агрофирмасында 41 кеше хезмәт куя. 
Салымнарга килгәндә, җир һәм физик затлар кеременә салым түләү арттырып үтәлгән, милек салымы үтәлеше бик түбән. Үзара салым акчасы су системасы, урам юллары һәм утлары, төзекләндерү кебек эшләргә тотылган. Елгабашта яңа скважина ясалган. Быел колхоз чорыннан калган су башнясын урнаштырып, аңа автомат кую, будка ясау бурычы тора. Красноярда полиэтилен торбаларның тимердән ялганган урыннары заманчага алыштырылган, янгын краннары куелган. Торышлылар да чишмә суына тиенгән. Елгабашта су фермадан килә. Һәр авылда да су белән булган проблемалар хәл ителеп тора.
– Авыллар эчендәге гомуми озынлыгы 8 км булган юлларның 5 километрдан артыгы асфальт өслекле, калганы – гравий. Урамнарның яктыртылуына да игътибар зур, – ди Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Садертдинов.
Узган ел белән чагыштырганда мөгезле эре терлек саны да, шул исәптән сыерлар да кимегән. Сакаллы сөтбикәләрне өстен күрүчеләр шактый – җирлектә 32 кәҗәләре бар икән. Ә менә ат асраучы берәү генә. Торышта гына көтүне чират буенча көтәләр, калган авылларда сыерлар “электр  көтүчесе”нә буйсына. Сыер саны кимүен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы субсидияләре дә туктата алмый. Сәбәбе шул ук – сала халкы олыгая, иң күп сөт савылган җәйге чорда сөтнең сатып алу бәясе бик нык кими. 
“Август-Мөслим” агрофирмасы Симәк җирлегенең 4200 гектар мәйданында, шул исәптән 334 пайчының кишәрлегендә дә, эш алып бара. Агрофирма җирлектәге төрле чараларны үткәрүгә финанс ярдәме дә күрсәтә. Өч крестьян-фермер хуҗалыгы кошчылыкка йөз тоткан. Шулай ук биш һәм аннан күбрәк сыер асраучы хуҗалыклар да бар.
Симәктә республика программасы нигезендә сәүдә үзәге төзелгән. Калган авылларга сәүдә хезмәтен автолавка, почта элемтәсе бүлеге күрсәтә. 
Авыл җирлеге башлыгы Симәк авылы халкын су өчен түләүдә үрнәк итеп куйды. “Суга тотылган электр энергиясе өчен түләүне китереп бирәләр”, – диде ул. Җирлектәге ике башлангыч мәктәптә 10 (Елгабашта – 6, Симәктә – 4) бала укый. Мәдәни чараларны оештыру 4 клуб һәм 2 китапханә хезмәткәре җилкәсенә төшә. 
Җирлектәге авылларда, Кырынтаудан кала, барлык зиратлар да рәсмиләштерелгән. Аларда чистарту-төзекләндерү эшләре даими башкарыла. Өмәләр торак пунктларда да үтеп тора. Болардан тыш Елгабашта буа буып, күперен ныгытып, суына балык та җибәргәннәр. 
Үзара салым акчасына авыл җирлеге яшәешен тәэмин итүдә булышырдай эш кораллары – печән чапкычлар, эретеп ябыштыру җайланмасы, болгарка, генератор, су насослары, гербицид сиптерү өчен савыт алынган. Вата торган чүкечкә дә заявка бирелгән. Анысы кышкы суыкларда кабер казу өчен кирәк. 
Быел симәклеләр үзара салым акчасын 700 сумнан җыярга килешкәннәр. Дәүләт ярдәмен дә кушып арттырылган акчага һәр авылда эшләнәселәрне дә планлаштырганнар: Торышта клуб янын матурларга җыеналар, Елгабашта су башнясы урнаштырылачак, Красноярда су белән тәэмин итү, зиратка бару юлы проблемалары хәл ителер. Симәктә чишмә ремонтлау, обелиск, клуб яннарын карау һ. б. мәсьәләләр тора. Юллар, янгын сүндерү машинасы торышы, бәйрәмнәр оештыру һ. б. эшләр дә үзара салым акчасына “карап торалар”.  

Бер авыллы җирлек
Симәк авыл җирлегенең биш авылында 413 кеше яшәсә, бер авылдан гына торган Олы Чакмак җирлегендә 473 кеше исәпләнә. Шулай да авыл җирлеге башлыгы Илнур Габидуллин әйтүенчә, тиздән монда да пенсионерлар саны эш яшендәгеләр санын куып җитәчәк. Дөрес, прописка буенча булса да, 6 бала тууы, ни әйтсәң дә, куанычлы күренеш. Эшләүчеләрнең күпчелеге күчеп китеп түгел, авылда яшәп, йөреп эшлиләр. “Бу үз чиратында яшьләрнең дә авылда калуына этәргеч ясый” дигән фикердә авыл башлыгы.
Җирлек салым түләве үтәлеше буенча да сынатмый. Милек салымы хәтта 268 процентка үтәлгән: аның күпчелеге – озак еллар ташландык хәлдә булган колхоз фермалары өчен. Ферма хуҗаларына, дәүләт программаларына таянып, тырышып эшләргә генә кала.
Торакны файдалануга тапшыру буенча җирлек район күләмендә түбәнгә тәгәрәгән. Савым сыерлары кимү дә рейтингта түбәнрәк баскычка төшүгә сәбәп булган. Крестьян-фермер хуҗалыкларында исә терлек саны арту күзәтелә. Кече эшмәкәрләр күпчелек азык-төлек белән сәүдә итү, йөк ташу һәм башка эш белән мәшгуль.
Мәктәп, балалар бакчасы коллективлары җирлектә үткән чараларда активлык күрсәтә. Мәдәният өлкәсе, физкультура һәм спорт эшчәнлеге пандемиягә бәйле үзенчәлекле булганы һәркемгә мәгълүм.
Зиратларның торышы канәгатьләнерлек. Узган ел зират фондыннан андагы корылмага капиталь ремонт ясалган, быел үзара салым акчасына һәм иганәчеләр ярдәме белән капкаларын алыштырырга планлаштыралар. “Төзелеш чүпләре өчен урын булуга карамастан, ихаталарын җыештырып, чүпләрен тиреслеккә түгүчеләр дә бар”, – диде авыл башлыгы.
Үзара салым акчасын җыюда, аның буенча эшчәнлекне планлаштыруда халык белән аңлашып эшлиләр. Әмма ул акчаны бөтен кирәк-яракка җиткереп бетереп булмый. Форсаттан файдаланып, җирлек башлыгы район җитәкчелегеннән 1,5 км юлны төзекләндерүдә ярдәм сорады.
Салым, үзара салым акчасын җыю, авыл хуҗалыгы, кече эшмәкәрлек буенча җирлек югары позицияләрдә. Авыл җирлекләре рейтингында узган елгы икенче урыннан унҗиденче урынга төшү агитацион эшнең аксавы (шуларның берсе – газета-журналларга язылу), балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр саны кимүе һ.б. кайбер күрсәткечләрнең түбән төшүе белән аңлатыла.
Җирлекләрнең отчет җыелышларында район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гарипов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, участок упролномоченныйлары, авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләре катнашып, чыгыш ясадылар. Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева пенсионерларның сорауларына җавап бирде, “Россельхозбанк” җитәкчесе Владислав Харитонов халыкны кызыксындырган “Авыл ипотека”сы хакында сөйләде. 

Симәк авыл җирлегендә ике фельдшер-акушерлык пунктында 2 хезмәткәр эшли. Узган ел диспансеризацияне 388 кешедән 313е үткән. Флюорографияне 428 кеше үтәргә тиеш булып, нибары 233е генә үткән. Федераль ташламага ия 24 кешенең 20се аннан баш тарткан. Региональ ташламага 12 кеше ия.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: